Синоптик Татарстанда ике атнаның җылы һәм явымсыз булачагын әйтте

Татарстанда 8еннән 14 сентябрьгә кадәр кояшлы җылы һава көтелә. “Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Атна буе җылы һәм яңгырсыз булачак. Һава температурасы +20 градус чамасы торачак. Яңгырлар көтелми”, – дигән агентлыкка әэгәмәдәше.

Ул республикада антициклонның ике атна дәвамында сакланачагын, шуңа күрә ике атна буе җылы һәм явым-төшемсез һава көтелүен әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре