Татарстан 32 градус эсседән соң яңгырлы атмосфера йогынтысында калган. Майның беренче көнендә һава температурасы нормадан 10 градуска артыграк булса, бүген республикада термометрның терекөмеш баганасы +10...+17 градустан югары күтәрелмәгән.
Иртәгә, 3 майда көндез явым-төшем көтелми диярлек. Көндез +17...+22, төнлә +8...+13 градус, яңгыр булырга мөмкин. Республиканың көнчыгыш төбәгендә +27 градуска кадәр җылы.
Пәнҗешәмбе һәм җомга – 4-5 майда янә җылыта. Көндез һава температурасы +20...+26, төнге сәгатьләрдә +6...+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яңгыр көтелә.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 6 майда көндез +17...+22 градус җылы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез