Синоптиклар язгы ташу турында: «Быелгы яз куркытмый»

Кыш көне кар аз булу, язгы һава торышы исә тотрыклы булу сәбәпле, быел республикада язгы ташуга бәйле вазгыять тыныч булачак дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтте.

"Алдагы көннәрдә Татарстанда явым-төшемнәр аз булачак. 18 мартта төнлә -7 градуска кадәр салкын, көндез +4 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлана. 20 мартта төнлә -8, көндез -1 градус. 21-27 мартка алдан алынган фаразларга караганда, төнлә +1, көндез +6 градус урыны белән +10 градуска кадәр җылы көтелә. Әйткәнемчә , төнлә - салкын, көндез - кояш җылыта. Бу - язгы ташу процессын тигезли", - диде ул.

Сергей Захаров сүзләренә караганда, су астында калган һәм калырга мөмкин булган күпер, юлларга килгәндә, әлеге мәсьәләдә "кеше факторы" да бар. "Төзелеш барышында хилафлык җибәрүләре, проект документлары дөрес булмаска мөмкин. Республика елгаларында язгы ташуга бәйле бәла-каза көтмибез", - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре