Татарстанда кискен суытачак – температура 22 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар фаразлавынча, салкын һава атна буе сакланачак. Бүген, 24 февраль көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә – 10-15 градус, көндез 5-10 салкын булачак. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге 11 м/с булган җил исә, юлларда бозлавык саклана.
Сишәмбе көнне кар явуы көтелә, төнлә 11-16 градуска кадәр салкын булачак. Чәршәмбе көнне синоптиклар төнлә 17 градуска кадәр, ә түбәнлекләрдә аязганда 22 градуска суытыр дип фаразлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез