Синоптиклар Татарстан территориясендә янәдән суытачак дип фаразлый

Бу атнада Татарстанда янәдән суыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеология үзәге хәбәр итә.

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар билгеләп үткәнчә, республикада атна буе төнлә һава температурасы 0дән +5 градус кына булачак. Көндез һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак.

Республикада явым-төшемнәр бетәчәк. Бу антициклон йогынтысына бәйле булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре