Атна ахырына таба Татарстанда, төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә, якшәмбе көннәрендә һәм киләсе атна башында синоптиклар болытлы һава, урыны белән явым-төшем фаразлый.
Якшәмбе – 8 октябрь һәм дүшәмбе – 9 октябрьдә кайбер районнарда юеш кар явып үтәргә мөмкин. Якшәмбе көнне җил көчәя: секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга җитәчәк. Шимбә – 7 октябрьдә көндез һава температурасы +9...+14 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4...+9 градус. Якшәмбе – 8 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +6...+12 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Төнлә +1...+5 градус булачак. Дүшәмбе – 9 октябрьдә көндез нибары +3...+8 градус.
 Сишәмбе – 10 октябрьдә төнлә суыта: һава температурасы +2...-1 градус тәшкил итәчәк. Көндезге температураның да +3...+8 градустан артмавы көтелә. Кайбер районнарда – явым-төшем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез