Синоптиклар Татарстанда салкыннар һәм бозлавык көтеләчәген фаразладылар

Татарстанда, 22 гыйнварда, явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Җил көньяктан уртачак. Юлларда бозлавык саклана, дип кисәттеләр ТР Гидрометүзәгендә.

Төнлә -16 градуска кадәр, урыны белән -21 градуска кадәр суытачак. Көндез -5...-10 градуска кадәр җылына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре