Сер түгел хәзер күрәзәчеләргә йөрүчеләр, якыннарына-дусларына бозым эшләүчеләр шактый. Шул уңайдан "Кызыл таң" газетасы сихердән котылу өчен киңәшләр туплаган.
- Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын.
- Идәнне өйдәгеләр барысы да өйдә чагында гына юарга тырышыгыз, югыйсә, өйдә булмаганнарның эзләрен бетерерсез.
- Пычак, чәнечкеләрне очлы ягын өскә каратып куймагыз - явызлык чакырырсыз.
- Киселмәгән икмәкне астын өскә әйләндереп куймагыз – бик начар билге – иң якын кешегезне югалтырга мөмкинсез.
- Пычак, чәнечке, калак идәнгә төшкән очракта, берни дә әйтмичә, өч тапкыр өстәлгә сугыгыз. Көтелмәгән кунаклар килмәс.
- Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын. Аларны ташларга ярамый – авыру чакырасың дигән сүз.
- Ашаганнан соң калган йомырка кабыгы – сихерчеләр өчен кирәкле нәрсә. Шуңа күрә йомырка кабыгын, һичшиксез сытып, куярга кирәк.
- Фотосурәтегезне теләсә кемгә бүләк итмәгез, тапшырыла торган документларда да калдырмагыз. Сихерче сурәт аша сезгә тәэсир ясый ала.
- Шулай ук туган көнегезне беркемгә дә әйтмәгез, шәхси әйберләрегезне җыеп йөрегез, теләсә кемгә бүләк итмәгез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез