Казан шәһәрендә бер төркем яшь егетлрнең трамвай юлына ятып видео төшерүләре күпләрне шок хәлендә калдырган.
"Кыяфәтләре буенча 13-14 яшьлек егетләр трамвай килеп җиткәндәрәк юлга ятып кисәк кенә торалар", дип сөйли аларны видеога төшерүче ир-ат. Видеодан күренгәнчә егетләр трамвай килгәндә рейсларга ята, бәхеткә трамвай йөртүче туктап кала ала. Беркеше дә зыян күрми.
Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең әлеге кыйланмышын күпләр ТикТокка видео төшерә дип аңлаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез