Социаль челтәрләрдәге аккаунтны хакерлардан саклау ысулын аңлатканнар

Социаль челтәрләрдәге аккаунтны хакерлардан саклау өчен ике факторлы авторизациядән файдаланырга кирәк. Интернет-омбудсмен Дмитрий Мариничев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.

«Социаль челтәрләрдәге аккаунтыңны ышанычлы саклауның иң кулай ысулы – ике факторлы авторизация. Гади генә итеп әйткәндә, сервиска керүеңне электрон почта яки смс аша расларга кирәк», – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Белгеч хәтта иң катлаулы парольнең дә аккаунт хуҗасы мәгълүматларын тулысынча саклый алмавы турында кисәткән.

«Әлбәттә, парольнең гади генә булмавы кирәк. Ул төрле саннар, төрле символлардан торырга тиеш. Әмма аның челтәргә «агып чыкмавын» күзәтеп торырга, «агып чыкса» кичекмәстән алыштырырга кирәк. Эш шунда: мәгълүматлар базасы булдырылганда сезнең пароль урланган яки югалган парольләр исемлегенә эләксә, хакерлар аны «ватарга» мөмкин, чөнки алар башта шушы базаларда булган парольләрне сайлый», – дип йомгак ясаган сүзенә Мариничев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре