«Пенсия тупланмалары 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк эшләүче гражданнарда формалаша, чөнки аларның эш бирүчеләре 2014 елга кадәр тупланма пенсияне финанслауга иминият взнослары түләгән. 2014 елдан 2023 елга кадәр законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, иминият взнослары иминият пенсиясенә юнәлтелде, ә 2024 елдан тупланма пенсиягә иминият взнослары түләү туктатыла», – дип сөйләделәр ведомствода.
Фонд мәгълүматлары буенча, 1953–1966 елларда туган ир-атларның һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларның тупланмалары бар, чөнки алар файдасына эш бирүчеләре 2002 елдан 2004 елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары түләгән.
Тупланма пенсия шулай ук тупланма пенсиягә өстәмә иминият взнослары кертүче россиялеләрдә, дәүләт софинанслау программасында катнашучыларда һәм моңа ана капиталы акчасын юнәлтүчеләрдә формалаша, дбип хәбәр итә «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез