Татарстанда социаль объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының шактый өлеше үтәлгән инде, калганнары буенча эшләр ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Сәламәтлек саклау тармагының 226 объекты бер илкүләм проектка һәм ике республика программасына кертелгән. Бердәнбер төгәлләнмәгән программа - медицина стационарларын ремонтлау, аның буенча үтәлеш - 84%. Узган атнада биш объект файдалануга тапшырылган: берәр - Чирмешән, Бөгелмә һәм Сарман районнарында, икесе Казанда.
Быелгы бурычлар «Мәдәният» өлкәсендәге 27 объектны яңартуны үз эченә ала, аларны ремонтлау дүрт республика һәм федераль программа паспортларында каралган. Мәдәният тармагының өч мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт тәмамланган, соңгы ике атнада Биектау районында бер объект тапшырылган. 18 авыл мәдәният йорты әзер, шул исәптән Кукмара районында хисап чорында бер объект төзелеп беткән. Подрядчыларга Минзәлә районында программаның соңгы объектын ремонтлауны төгәлләргә кала. Калган биш мәдәният учреждениесе буенча подрядчылар 71% эш башкару турында хисап тотканнар.
Яшьләр сәясәте буенча быел биш республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла, аларга 34 объект кертелгән. Бу 13 балаларны савыктыру лагере, шул исәптән Зеленодольск районында соңгы ике атнада бер объект файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, бу юнәлеш буенча эшләр 93%ка башкарылган. 8 яшьләр үзәгенең берсен Казанда төзекләндерәсе бар.
Быел социаль яклау министрлыгы белән берлектә ремонтлана торган 80 объектның 49ы - халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, аларны ремонтлау «Кадрлар» илкүләм проектын тәшкил итә. Подрядчыларга Казандагы бер үзәкне ремонтлап бетерәсе генә кала. Программа буенча эшләр тулаем алганда 98%ка үтәлгән. Шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасы тәмаланып килә - 99%. 31 объектның берсен генә Зеленодольск районында төгәлләргә кирәк.
«Экология» тармагы буенча 21 объект гамәлгә ашырыла - бу гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елгалар суларын чистарту. Программа чаралары тәмамланырга бер проценттан да кимрәк вакыт кала. Узган ике атнада подрядчылар Чистай, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнарында өч объектта эшләрне төгәлләгәннәр.
Спорт министрлыгы линиясе буенча 20 объект ремонтлана, шуларның 19ы тәмамланган. Файдалануга тапшырылганнар исәбенә Зеленодольск һәм Мамадыш районнарындагы ике объект керә, аларның тәмамлануы турында подрядчылар узган ике атнада хисап тоткан. Программа чараларының үтәлеше - 98%.
Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча 28 объектның берсен генә тапшырасы кала. Программа чараларының үтәлеше 98% дип теркәлә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының биш бинасына капиталь ремонт программасы тәмамланган, узган ике атнада Казанда янгын депосы тапшырылган.
Башка республика программаларына 39 объект кертелгән. 18 хәрби комиссариатның 17се ремонтланган. Хисап атнасында подрядчылар тарафыннан Мамадыш районында һәм Казанда ике объект тапшырылган. Программа буенча эшләр тәмамланырга бер проценттан да кимрәк вакыт кала. Росгвардия карамагындагы җиде бинаның Казандагы соңгы объекты эшләнә әле. Аның буенча үтәлеш 99% дип бәяләнә.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 42 муниципалитетта 911 объект кертелгән. Хисап чорында 20 муниципаль берәмлектә һәм ике шәһәр округында урнашкан 73 йортта эшләр төгәлләнгән. Программа чаралары тулысынча тәмамланган муниципалитетлар арасында - республиканың 13 районы. Бүгенгә эшләрнең гомуми үтәлеше 86% тәшкил итә, сезонлы эшләр - 95%. Төзелеп беткән объектлар арасында - 418 күп фатирлы йорт.
Шул ук вакытта 10 муниципаль берәмлектә 65 күп фатирлы йорт буенча әлегә кадәр сезонлы эшләр тәмамланмаган. Болар Түбән Кама, Әлмәт, Биектау, Зеленодольск, Бөгелмә, Нурлат, Чистай, Минзәлә, Кама Тамагы һәм Зәй районнары. Капиталь ремонт программасын вакытында һәм тулысынча тәмамлау максатыннан министр районнар башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алырга өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез