Социаль пенсиянең уртача күләме артты

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме артты, ул быелның 1 июленнән 15,5 мең сумнан артып китте. Бу хакта РИА Новости Социаль фонд системасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15 534 сум тәшкил иткән. Пенсия 1 гыйнвардан 2 мең сумнан артыкка күтәрелгән.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерлар өчен бу төр пенсия күләме 15 856 сум тәшкил итә. Эшләүче социаль пенсия алучыларга аена 11 659 сум түләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре