«Инфраструктурага зыян килмәгән. Гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр юк. Белгечләрдән тәфсилле мәгълүматлар көтәбез», – дип язган ул.
Сочи шәһәренең сейсмик станциясе җитәкчесе Елена Карпович “Российская газета” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, җир тетрәү бүген 7.29 сәгатьтә теркәлгән.
«Кара диңгездә чама белән 10 чакрым тирәнлектә һәм яр буеннан 20-25 чакрым ераклыкта җир тетрәде», – дип ачыклык керткән ул.
Шәһәрдә өч көн элек тә, бер үк көнне, бер сәгать аерма белән, ике тапкыр көчле җир тетрәү булган. Беренчесенең көче – 4,4, икенчесенеке – 4,5 балл тәшкил иткән.
Белгечләр әйтүенчә, афтершок (көчле тетрәүдән соң җиңелчәрәк тетрәү) җир тышчасындагы киеренкелекнең кимүе турында сөйли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез