Сөенечле яңалык: сентябрьдән пенсияләр арта

Сентябрьдә татарстанлыларның аерым категорияләренең пенсияләре артачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар

Июль аенда 80 яше тулган өлкән яшьтәге гражданнар сентябрьдән иминият пенсиясенең ике тапкыр арттырылган фиксацияләнгән өлешен ала башлаячак. Шундый ук ярдәм чарасы I төркем инвалидлар өчен дә гамәлдә.

Шунысы мөһим: өстәмә түләү бер генә нигез (яшь, йә инвалидлык) буенча билгеләнә. Ягъни әгәр кеше инвалидлык өчен өстәмә акча ала икән, 80 яшькә җиткәч аның пенсиясе артмаячак.

2025 елда фиксацияләнгән түләүнең күләме 8 907,7 сум тәшкил итә, ә бу категориягә кергән пенсионерлар өчен ул 17 815,4 сумга кадәр арттырылачак.

Хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары булган өлкәннәр өчен пенсия

Хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларын - мәсәлән, балигъ булмаган балаларын яки оныкларын караучы Татарстан пенсионерлары өстәмә түләүгә өметләнә ала. Әгәр алар көндезге бүлектә укыса, түләүләр 23 яшь тулганчы саклана.

Гаиләнең шундый һәр әгъзасы өчен (әмма өчтән дә артык түгел) пенсионерга өстәмә рәвештә фиксацияләнгән түләүнең өчтән бере исәпләнә. Бу өстәмә түләүне пенсия билгеләнгән вакытта рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр дә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзасы пенсиягә чыкканнан соң тәрбиягә алынса, социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре