Украина кораллы көчләре илебез территориясеннән кысрыклап чыгарылганчы, Россия сөйләшүләр алып бармаячак. Иминлек советы Секретаре Сергей Шойгу “Россия-24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
“Аларны үз җиребездән “алып ташлаганчы”, әлбәттә, бернинди дә сөйләшүләргә бармаячакбыз”, – дигән Шойгу.
Иминлек советы Секретаре сүзләренә караганда, Россия территориясенә бәреп кергән Украина солдатларының максаты Курск атом электр станциясен кулга төшерү булган. Шойгу билгеләп үткәнчә, бары тик террорчылар гына шундый адымга бара, шуңа күрә сөйләшүләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. “Иң югары дәрәҗәдәге террорчылык бу”, дип тә өстәгән ул.
Исегезгә төшерәбез: 6 августта Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп керде. “Әхмәт” спецназы командиры генерал-майор Апти Алаудинов ачыклап үткәнчә, Украина подразделениеләре 11 августка кадәр Курск АЭСын кулга төшереп, сөйләшүләрдә ультиматум куймакчы булган. Әмма аларның планнары барып чыкмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез