Газетага язылу

Соң мәртәбә, соңгы кабат... «ВТ» журналисты моргта булды

Үз гомеремдә беренче тапкыр табиб-патологоанатом белән интервьюга барам.

Соң мәртәбә, соңгы кабат... «ВТ» журналисты моргта булды

Үзләре бу юлларны укысалар, шундук шаяртырга тотынырлар, «Сез бәхетле, исән килеш күрәсез безне», – дип көләрләр иде. Күпчелек монда – моргка вафатыннан соң гына килә бит. Ни кызык, шомлы уйлар белән килгән әңгәмәдән күңел күтәрелеп чыкты. Югыйсә мәетләр яткан блокта да, аеруча куркыныч зонада да булдым, органнарны да күрдем... Тик ак халатлы «соңгы юл фәрештәләре»нең эше барыбер 80 процентка яшәүгә бәйле икән бит. Барысы хакында да тәфсилләп сөйлисе бар...

Исәннәр хакына

– Тик башта экскурсия! – дип каршы алды Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә мөдир вазыйфасын башкаручы табиб-патологоанатом Роман Кулагин. – «Мәетләр төшегезгә керәме, мистика белән бәйле очраклар булдымы, органнарны алып каласызмы?» ише сорауларга күчкәнче, безнең эшчәнлекнең нидән гыйбарәт икәнен аңлатыйм.

Өч катлы морг бинасы хастаханәдән читтәрәк урнашса да, коридорлар, лифт белән хирургия бүлегенә тоташкан. Монда эшләүче табиблар үзләре моргны хастаханәнең йөрәге дип атый. Бөтен нәрсә бирегә килеп тоташа. Авыручыларныкын гына түгел, йөрәк күчереп утыртсалар да, биопсияне монда тикшерәләр. Исәннәр белән эшләүчеләр, аларның сәламәтлеген кайгыртучылар, төгәл диагноз куеп, дәвалау билгеләүнең асылын тәэмин итүчеләр эшли монда. Хастаханәдән операция вакытында алынган тукыма кисәкләрен, ягъни биопсияне гистологиягә монда алып киләләр. Материал төрле була. Алардан нәрсә чыгасын анализ гына күрсәтә. Зурмы ул, кечкенәме – барысын да теркиләр, һәр тукыма кисәге бер системага кертелә.

– Узган ел 18 мең кешегә гистология ясаганбыз. Ә тикшерүләр санын исәпләп чыгарыр өчен бу күрсәткечне өчкә тапкырларга кирәк. Кайбер очракта, мәсәлән, гастроэнтерологиядә, берничә урыннан биопсия алалар бит. Хәзер перинаталь үзәгебез бар, саннар артачак дигән сүз, – дип аңлата Роман Николаевич.

Лабораториянең бер бүлмәсеннән икенчесенә күчеп йөрибез. Биопсия тулы тикшерү процессын узып, табиб өстәленә килеп җиткәнче узган юл буйлап барабыз. Ни гаҗәп, патологоанатомның төп инструменты да пычак түгел, ә микроскоп. Өлкән шәфкать туташы Елена Галиева сүзгә кушыла:

– Безнең тикшерүләрсез бер генә табиб та төгәл диагноз куя алмый. Кан да ул кадәр төгәл түгел, көн дәвамында әллә ничә тапкыр үзгәрә бит. Кешедән шикле миңне алсалар да, шул урында ук яңасы үсмәсен, пациент дөрес дәвалану узсын өчен безнең хезмәт җавап бирә. Табиблар материал белән 20-30 минут эшләсә, без, медсестралар, шул ук материал белән 5 көн буе эшлибез, – ди шәфкать туташы.

Яман шешләр – гомерлеккә

Без сөйләшкән арада лифт ачылып китте дә кара чехолга төргән мәетне алып керделәр. «Хәзер төшәбез, син башлый тор», – дип Роман Николаевич коллегасы Радик Дәүликамовны озатып калды. Минем йөрәк табан астына шуышты. Ярганнарын ук күрсәтерләр микәнни?.. Уйлар Радик Шамилевич артыннан китсә дә, Роман Николаевич сүзләре яңадан чынбарлыкка кайтара.

– Гистологиягә алып килгән тукыма кисәкләрен лаборантлар 2–3 микрон юкалыгында кисәләр. Кулдан эшләнә торган бик вак һәм авыр хезмәт! Һәр тукымага номер сугыла... – Миңа аңлашылсын өчен, табиб һәр процессны тәфсилләп аңлата, күрсәтә.

Тукыманы пыяла кисәгенә куеп, 20 сәгать дәвамында эшкәртәләр. Һәр этап диярлек автоматлаштырылган. Бер аппаратны үзебезчә «Җәмилә» дип йөртә монда эшләүче кызлар. Ул пыяладагы кисәкләрне, нинди булуына карап, йә шәмәхә, йә алсу төскә буйый. 150 елдан артык эшли торган бу технология диагноз куюның 90 процентын хәл итә. Архивка керәбез. Монда һәр тикшерү саклана. Яман шешләр исә гомерлеккә монда кала, аларны утильләштерергә дә ярамый.

– Һәр тикшерүнең үз саклану вакыты бар. Протоколлар да саклана. Мисал өчен, пациент бер тапкыр шеш алынганнан соң берничә елдан шул ук урында яңа шеш барлыкка килде, дип мөрәҗәгать итсә, безгә шундук запрос киләчәк. Тулысынча ачык система белән эшлибез, һәр тикшерүне яңадан тикшереп була. Һәр гистология гомер буе табиб өстендә җаваплылык булып тора дигән сүз, – дип Роман Николаевич һөнәр үзенчәлекләренә тирәнрәк кереп китә.

Үзе патологоанатом һөнәрен очраклы сайлаган. Әнисенең: «Улың табиб булса икән ул», – дигән сүзләрен ишетү спорт белән мавыгып үскән егет өчен хәлиткеч була. Практика белән студентлар укытуны бергә алып барган белгеч соңрак тулысынча хастаханәгә эшкә күчә. Ут йотып гистология нәтиҗәсен көткән пациентка йә туганнарына, куркыныч чир юк, дип хәбәр итү бу һөнәрнең иң күңелле мизгелләренең берседер, мөгаен. Беренче тапкыр мәет ярганын искә төшерергә тырыша Роман Николаевич.

– Куллар калтыраганын гына беләм. Баш мием бөтенләй юк диярсең. Аңа кадәр күргән дә бар иде югыйсә. Әмма курку хисе бөтен нәрсәне оныттыра. Курыкмау дөрес тә түгелдер ул. Нинди генә профессионал булсаң да, хата җибәрүдән сакланырга кирәк бит. Хәзер барысын да хәл итәбез дип, геройларча кылану артык. Андый чакта хорафатларга ышанам мин. Эшеңне бетермичә, мактанып йөрмә! Яшь табиблар арасында бик популяр һөнәр түгел инде бу. Яшьләр, романтика эзләп, кинолардан күреп, судмедэксперт һөнәрен үз итәләр. Суда баткан, янып беткән яки кышны кар астында ятып, язын табылган мәет белән эшләп кара, аның авыр яклары бик күп, дип кисәтәм.

Моргтан – ЗАГСка

Экскурсиянең дә иң авыр тукталышына җиттек. Монда беренче катта мәетләрне кабул итеп алалар, яралар, туганнарына бирергә әзерлиләр, озаталар. Минем бәхеткә Радик Шамилевич эшен тәмамлаган иде инде. Үз чиратын көтеп ятучы мәетләргә карамаска тырышам. Алар монда дүртәү-бишәү икәнен абайлыйм. Ис тә юк, бөтен җир чиста. «Куркасызмы?» – дип сорый Роман Николаевич. Курыксагыз, монда кермибез...

– Нәрсәгә монда эшкә килдегез? – дип, бүлектән чыгып баручы яшь кенә санитарга сорау бирәм. Башка эш урыны да табарга булгандыр бит...

– Мин монда үстем, – дип гаҗәпләндерде Равил Хәбибуллин. – Әни медрегистратор булып эшләде монда. Кеше бөтен әйбергә ияләшә. Мин дә ияләштем инде. Бөтен нәрсәне күңелеңә якын алмасаң, була.

Аеруча куркыныч зонага керәбез. Бу диварлар табибларның ковид чоры авырлыкларын әле дә хәтерли. Казанның 7 нче хастаханәсендә беренчеләрдән булып госпиталь ачылды. Бөтен республикадан бу чирдән вафат булучыларны монда ташыдылар. Керү ишеге дә аерым, бөтен җиргә дезинфекция ясала, су да аерым бакларга җыела, канализациягә агызылмый. Табиблар исә чумага каршы махсус резин костюмнан гына эшли.

– Нинди чир белән очрашканыбызны белми идек бит әле. Беренче тапкыр ковидтан үлгән мәетне ярырга кергәндә курку хисе бар иде. Бер хәлең дә юк. «Кем минем белән керә?» – дип сорауга, Равил ике дә уйламый риза булды. Икебез кереп киттек шулай. Ул сары костюм эчендә шулкадәр тирләп бетәсең, күзлек эчендә дә су җыела хәтта. Ә аны салырга ярамый! Көнгә 60 мәет ярган вакытлар да булды. Бу зонаның ишеге туры урамга чыга, анда мәрхүмнәрнең туганнары җыелып тора. Бөтен кешегә тиз кирәк, бигрәк тә мөселманнар ашыктыра. Иртәнге 7 дә башлыйбыз, кичке алтыга кадәр чыкмыйча, ашамыйча эшлибез. Эш сәгатебез закон буенча 5 сәгать кенә булырга тиеш югыйсә, – дип искә ала Радик Шамилевич.

– Шул елны өйләндем дә әле мин, – дип сүзгә кушыла санитар Равил. – ЗАГСка язылышырга да моннан киттем. Тиз генә никахны рәсмиләштердек тә янәдән эшкә килдем.

Хәзер көнгә уртача 5–10 мәет килә моргка. Бу санга хастаханәдә гомерләрен  коткара алмаган пациентлар гына түгел, 7 нче хастаханә поликлиникаларына беркетелгән, үз үлеме белән китеп барган кешеләр дә керә. Диагноз куелып, нәтиҗә әзер булгач, саубуллашу залына мулла чакыртып, укып, туганнары мәрхүмне моннан ук туры зиратка алып китә ала. Туганнары үтенече буенча медбратлар мәрхүмне сак кына бизәндереп, йөзләрен алсуландырып та бирә. Барысына да өйрәнгәннәр инде...

Ярыргамы, ярмаскамы?

Бу мәсъәләдә табибларның фикерен җиткерү кирәктер. Мәрхүм татармы, русмы, башка милләт кешесеме, табиблар Россия законнары нигезендә эшлиләр. Ярыр өчен нигез булса, димәк бу эшне башкармый мөмкин түгел, сәбәбен ачыклау кирәк. Ә нигезләре аз түгел.

– Пациент безгә авыр хәлдә эләгеп, диагнозы билгеле булмаса, ярырга туры килә. Монда мөселманмы, түгелме, мөһим түгел. Мәсәлән, авыру өендә үлә дә, мәетне безгә алып киләләр. Сорый башлыйсың, берни белән авырмады, диләр. Ә нидән үлгән соң алайса? Аңлата алмыйлар. Без үлемнең сәбәбен ачыклыйбыз. Яргач, бу кеше исән вакытта тикшерүләр узмаган, дәваланмаган, исән чакта диагноз да куелмаганы билгеле була, – дип аңлата Радик Шамилевич.

Табиб серләре

Радик Дәүликамов патологоанатом булып 23 ел эшли инде. Медуниверситетны туган ягы Үзбәкстанда тәмамлаган, ординатурага монда кергән. Хирург сертификаты да бар үзенең. Казанның 15 нче хастаханәсендә патологоанатомга ярдәм кирәк, дип, дуслары тәкъдим иткән бу эшне. Әле дә һөнәренә тугры булып кала.

Йә, уңайсыз сорауларга күчик.

Кешене яргач, органнарын алып калалар икән дигән сүзләр дөресме?

– Без органнарны алу белән гомумән шөгыльләнмибез, аңа аерым шартлар кирәк бит. Авыру тарихына, үлемгә китерү сәбәпләренә нигезләнеп һәр органны тикшерәбез. Инсульт икән, баш мие тикшерелә. Зыян килгән урынын гына алабыз да калганын бернинди сыекча акмаслык итеп пакетка төреп урынына куябыз. Кайвакыт, инсульттан үлде, дип язылган булса да, яргач, анда туберкулез да, рак та табылырга мөмкин. Өстәмә диагноз куела. Без хастаханәдә авырып үлгәннәрне һәм безнең поликлиникаларда күзәтелгән кешеләрне генә ярабыз монда. Үз үлеме белән үлмәгәннәрне безгә алып килмиләр.

Төнлә моргта өрәкләр йөри, диюләре уйдырмамы?

– Төнлә берничә тапкыр килгән булды, берне дә күрмәдем, бик тыныч. Бәлки качкан булганнардыр, – дип шаярта Радик Шамилевич. – Төшкә дә кереп интектермиләр. Мин күбрәк исән кешеләр белән аралашырга яратам (көлә). Эштә ишекне ябып чыгып китүгә онытам. Башкача яшәп булмас иде.

Телләрендә бу табибларга хас «кара юмор», уен-көлке булса да, һәр очрак кыл өстендә йөрткәнен дә белә патологоанатомнар. ВИЧ инфекция, гепатит аларның үзләрен генә түгел, бөтен гаиләсен куркыныч астына куярга мөмкин. Радик Шамилевич белән иң истә калган очракларга тукталабыз.

– Эшли башлаган чорда, башка поликлиникада эшләгән чакта, үз гомеремдә бер генә тапкыр очрашкан авырулар булды. Африкадан монда килеп эшләүче бер ирне алып килделәр. Яргач, бөтен тәнендә, хәтта баш миендә дә кортлар бар иде. Малярия әнә шундый була. Кемдер китаплардан укып белә, ә без авыруны эчтән – күз белән күрәбез. Тагын гомерлеккә истә калган бер күптәнге очрак бар. Гепатиттан үлгән кешене алып килделәр. Аның тәне баклажан төсендә иде... Эшебездә «парлы очраклар» законы да очраштыргалый. Сирәк булса да, шаккатасың кайчак. Ул өендә үлгәннән соң алып килгән мәетләргә бәйле күп вакыт. Ярасың, ашказаны асты бизе некрозы ачыклана. Бер сәгатьтән тагын бер мәетне алып киләләр. Анысы да өйдән, анысында да шул ук диагноз! Иң кыены дөрес диагноз кую. Бик авыр очраклар була. Авыру тарихы буенча бар да аңлашыла кебек, ачкач нидер туры килми. Ракның да чыккан урыны булмый кайвакыт, ә кешенең бөтен җирен метастазлар баскан була...

Бүген табиб-патологоанатомнар алдында зур бурычлар тора. Үзләренә алмашка яңа буын тәрбияләргә, өйрәтеп калдырырга кирәк. Моның өчен 10 еллап вакыт, тәҗрибә кирәк, ди әңгәмәдәшләрем. Шомлы да, саваплы да эшләрен ышанычлы кулларга тапшырып калырга язсын.

Татарстан Идел буе федераль округында җирләүгә киткән чыгымнар буенча беренче урын алып тора. Росстат мәгълүматлары буенча, кешене соңгы юлга озатуның уртача бәясе республикада 101 997 сумга җиткән. Алдагы ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 41,65 процентка арткан.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре