Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанны җәй көнендәге кебек соңгы эссе көн көтә һәм аннары кинәт суытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем ихтималы аз. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак.
Көндезге сәгатьләрдә тизлеге 6-11 м/с булган көньяк-көнбатыш җиле исәчәк, кайбер урыннарда тизлеге 15-17 м/с булырга мөмкин.
Шактый җылы төннән соң көньяк-көнбатыш агымнары китергән һава массалары аркасында көндез төбәк территориясендә +24тән +29 градуска кадәр (Казанда – +25тән +27 градуска кадәр) җылы көтелә.
Иртәгә, 24 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты Татарстанда температураны +13, +18 градуска кадәр төшерәчәк. Алга таба республикада тагын да салкынрак һава торышы урнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез