Казан мәктәпләренең берсендә өч укучының белеме гадел бәяләнмәгән. Шул сәбәпле, БДИда яхшы баллар туплаган укучыларга медальләр алу мөмкинлеге бирелмәгән.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин август киңәшмәсендә әнә шундый хаталарга да игътибар итте.
– Соңгы ике елда медален расламаган укучылар саны ике тапкырга диярлек кимеде. БДИны яхшы балларга тапшырган, иң яхшы аттестатка дәгъва итә алырлык укучыларның бәяләнмәгән очраклары да бар. Бу аларга медаль алырга мөмкинлек бирмәде, –диде министр. Шул ук вакытта медальгә дәгъва итүче 19 укучы БДИда белемен күрсәтә алмаган. Медаль алу өчен БДИны кимендә 60 баллга тапшырырга кирәк. Ә алар ике фәннән дә калышкан.
Чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та медальга дәгъва кылучыларның БДИны югары баллга тапшыра алмавын ишеткәч: «Барысы да гадел булырга тиеш», –диде. Ни өчен мондый очракларның килеп чыгуын ачыклап, анализ ясауны йөкләде.
Киңәшмәдә техник фәннәрне үстерү, һөнәри ориентация, укытучыларның абруе һәм башка темалар турында да сөйләштеләр. Анда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Казаноргсинтез», «СИБУР-ТР» АҖ генераль директоры Айрат Сафин, Алабуга районының 10 нчы лицееның математика укытучысы, «Физика-математика алгарыш» проектында катнашучы Ксения Семенова, төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген контрольдә тоту һәм мәгариф сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Евгения Елисеева да чыгыш ясады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез