Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар хирургы Айдар Закиров белән дә әнә шул хакта сөйләштек.
– Айдар Камилевич, медицина ягыннан караганда, сөннәткә утырту нинди максат белән ясала? Ул организм өчен ни дәрәҗәдә файдалы?
– Фәнни телдә циркумцизия дип йөртелгән сөннәткә утырту йоласы җенес органының башын каплап тора торган тән тиресенең бер өлешен юнып алудан гыйбарәт. Сөннәткә утырту – иң беренче чиратта чисталык билгесе. Борынгы Мисырдагы фиргавен төрбәләрендә, папирусларда сакланган мәгълүматлар бу процедураның безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек үк нәкъ менә шул чисталык максатыннан ясалганлыгын дәлилли. Ул чорда хәрби хезмәткә алына торган һәркемне мәҗбүри рәвештә сөннәткә утыртканнар. Бу хәрбиләрнең вакытында чисталык саклап бетерә алмавын исәптә тотып эшләнгән. Сөннәткә утырту җенес органына инфекция эләгү аркасында төрле чирләр пәйда булу куркынычын да киметә. Күп кенә илләрдә әлеге операция җенес юлы белән күчә торган ВИЧ кебек чирләр санын киметү өчен дә ясала.
– Ир баланы сөннәткә никадәр иртәрәк утыртсаң, шулкадәр яхшырак, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?
– Ата-аналар арасында, дөрестән дә, бала кечерәк булган саен, авыртуны азрак тоя дигән ышану бар. Чынлыкта бу күбрәк сабыйның психологик яктан өлгермәгәнлегенә бәйле. Алар авыртудан зарлана белми, шуңа бу операцияне дә җиңелрәк уздырган кебек тоела. Зуррак бала исә, яраны үз күзләре белән күреп, аның нәрсә икәнен аңлагач, бу процедураны психологик яктан да авыррак кичерә. Медицинада сөннәткә ике яшьтән соң наркоз ясап кына утыртырга рөхсәт ителә. Бу очракта операция дә сыйфатлы ясала. Бала да азапланмый. Җенес органындагы ялкынсынудан (баланопостит) тилмергән, авырдан сигән (фимоз) балаларга сөннәткә утырту операциясе ничә яшьтә булуына карамастан ясала. Сөннәткә утырту операциясе балага ике яшь тулганчы ук ясалган очракта да ул, ким дигәндә, дүрт сәгать дәвамында табиб күзәтүе астында булырга тиеш.
– Наркоздан куркырга кирәкме?
– Наркоз бала сәламәтлегенә зыян салыр, дип куркасы юк. Заманча наркозлар, аеруча балаларныкы, бик сыйфатлы, җиңелчә кичерелә. Өлешчә наркоз сәламәтлек өчен күпкә куркынычрак.
– Сөннәтне, белгечне өйгә чакырып кына ясатучылар да бар бит.
– Бала сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына куя торган адым бу. Моңа, гадәттә, баласын бик иртә сөннәткә утыртасы килгән, әмма моңа бер генә медицина оешмасыннан да ризалык ала алмаучылар ризалаша. Өйдә ясату арзанга төшә, дип уйлаучылар да юк түгел. Әмма ниндидер 5 мең сум өчен бала гомерен куркыныч астына куярга кирәкме икән?
– Баланы сөннәткә утыртырга ярамаган очраклар бармы?
– Кайчак баланың җенес органы төзелешендә тумыштан ук эчке-тышкы тайпылышлар була. Андый очракта сөннәткә утыртуны кичектереп торырга киңәш ителә. Тире асты май катламы артык калын булган сабыйларга да сөннәткә утырту зыянга гына булачак. Бу очракта операциядән соң баланың җенес органы «май капчыгы» эчендә калырга мөмкин.
– Сөннәткә утыртылмаган ир баланың киләчәктә сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыга аламы?
– Сөннәткә утырту ир балада сидек юллары тараюын, бөер һәм сидек юлларында инфекцияләр барлыкка килү ихтималын азайта. Җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар санын киметә, шулай ук җенес әгъзасындагы яман шеш чирләрен булдырмаска ярдәм итә. Ир-атның хәләл җефетенең аналык муентыгында яман шеш авыруы барлыкка килү ихтималын да киметә.
– Борынгылар: «Казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый», – ди торган булган. Язын баланы сөннәткә утыртырга ярамый дигән бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Операциянең уңышлы чыгу-чыкмавы ел фасылына бәйлеме?
– Хәзер бу сүзләр күбрәк уйдырма рәвешенә кайтып кала. Заманча технологияләр ярдәмендә сөннәткә елның теләсә кайсы фасылында утыртырга мөмкин. Хәзерге операцияләр җөй калдырмый торган келәй, үзеннән-үзе юкка чыга торган җепләр ярдәмендә ясала. Шуңа яраның озак яки начар төзәлүеннән дә, ярага инфекция үтеп керүдән дә куркасы юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез