Газетага язылу

Сөремле бәла: тәмәке тарткан кешенең гомер озынлыгы кыскара

Олысын да, кечесен дә саклыйсы! Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан җыелган бер төркем белгеч әнә шул фикерне кабатлады. Гадәти тәмәкенең зыяны турында сөйләшүдән башланган очрашу үзеннән-үзе электрон тәмәке, вейпларның зыянына барып тоташты. Төп фикер-киңәшләрне укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

Резеда Хәева, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары:

– Тәмәке тарту бөтен дөнья күләмендә инфекцияле булмаган авыруларга һәм үлем-китем очракларына китергән иң төп сәбәпләрнең берсе санала. Әлеге начар гадәт барыннан да бигрәк сулыш юлларына, йөрәк-кан тамыры системасына зыян сала. Никотин йогынтысыннан кан тамырлары кысыла, атеросклероз барлыкка килә. Инфаркт, инсульт килеп чыгу, тромб өзелү куркынычы да бермә-бер арта.

Хатын-кызлар өчен тәмәке тарту аеруча куркыныч. Алар бу яман гадәткә тиз ияләшә, авырдан ташлый.

Тәмәке тарткан кеше еш кына иллюзиядә яши. Тәмәке тарткач, аның хәле яхшырган, кәефе күтәрелгән, башы яхшырак эшли башлаган кебек тоела. Чынлыкта ул игътибарсызга, ярсучанга әйләнә, хәтере начарлана, йокысызлыктан интегә. Озак еллар дәвамында тәмәке тарткан кешенең баш мие дә тиз картая. Алар Альцгеймер авыруына да ешрак бирешә.

Никотинга бәйлелек – начар гадәт түгел, ә чир. Кыска гына 6–7 минут вакыт эчендә никотин баш миенә үтеп керә. Организмда дофамин күләме кими бара. Кәеф күтәрелсен, бәхет артсын өчен организм чираттагы никотин дозасын сорый башлый. Шул рәвешле тиз арада бәйлелек пәйда була.

Күпләр вейпларның бернинди зыяны да юк, алар гадәти тәмәкегә караганда күпкә куркынычсызрак дип саный. Әмма бу – ялгыш фикер. Чынлыкта вейпларда да шул ук никотин бар. Моннан тыш аларда канцерогеннар, авыр металлар, авыз кибүгә китерә торган глицерин да бар. Алар үз чиратында төрле бактерияләрнең үрчүенә китерә. Вейпларга салынган төрле тәмләткечләр үпкәдәге ялкынсынуны тагын да көчәйтә. Вейп тарткан кешенең үпкәсе ковид белән авырган кешенең үпкәсен хәтерләтә – анда җөйләр барлыкка килә.

Артур Сәйфуллин, М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы:

– Тәмәке тартучылар яман шеш белән ешрак авырый. Тәмәке тарту яман шешнең 20 төре (авыз куышлыгы, үпкә, сидек юлы, ашказаны асты бизе, ашказаны, бавыр яман шеше һ.б.) килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Аерым алганда, үпкә яман шешенең 80–90 проценты нәкъ менә тәмәке тарту аркасында килеп чыга. Шушы тәмәке тартучылар янында сөрем исе иснәп яшәгән кешеләрдә исә яман шеш килеп чыгу куркынычы 30 процентка арта.

Пациентларыбыз арасында баш һәм арка яман шеше белән авыручыларның яртысы – тәмәке тартучылар. Яман шеш яшәрә. Әйтик, элегрәк йоткылык яман шеше күбрәк яше 55 тән узганнар арасында очрый иде. Күптән түгел безгә шундый 49 яшьлек авыру мөрәҗәгать итте. Чире шактый азарга өлгергән. Ул көненә 1,5 кап тәмәке тарта торган булган.

Тәмәке тартуны ташларга теләгән кеше берничә минутка гына булса да онкология диспансерына кереп чыксын иде. Андагы гыйбрәтле хәлләр үзеннән-үзе тормышка карашны үзгәртә.

Лилия Зайцева, Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире:

– Тәмәке тарту стресстан коткара торган бер гадәткә әйләнә. Үсмерләр турында сүз йөртсәк, алар өчен ул әллә үзенә күрә бер кәттәлек билгесе дә булып тора. Аларның күбесе шушы гадәте ярдәмендә үзенең инде зур, мөстәкыйль булуын расламакчы була.

Бала бу начар гадәткә иярмәсен, ияргән очракта аннан арынсын өчен, иң беренче чиратта аның белән сөйләшергә кирәк. Һәм бу эш гаиләдә үк башланырга тиеш. Кызганыч, бүген нәкъ менә шул җитми. Ата-аналарның күбесе баласы белән бу хакта сөйләшүне, аңлатуны кирәк тапмый. Наркотиклар, эчкечелек – бик зур афәт, ә менә тәмәке, вейп тарту әллә ни куркыныч түгел, дип саный алар никтер.

Сан

- Татарстанда яшәүчеләрнең 14,4 проценты тәмәке тарта.

- Дөнья күләмендә теркәлгән үлем-китем очракларының 15 проценты тәмәке тарту аркасында килеп чыга.

- Тәмәке тарткан кешенең гомер озынлыгы да 6–8 елга кыскара.

Белеп тор!

– Бүген Республика клиник наркология диспансерында һәм аның филиалларында тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен махсус кабинетлар эшли. Анда елына 700 ләп кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 40 проценты – балигъ булмаганнар. Араларында вейп тартучылар да шактый. Бу уңайдан борчыган соравыңны 272-34-62 номеры буенча шалтыратып әйтергә дә мөмкин.

– Быелның ноябрь азагына алынган мәгълүматларга караганда, Республика онкология диспансерында 127 мең кеше исәптә тора. 19 452 кеше быел беренче тапкыр исәпкә куелган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Алар арасында тәмәке тартучылар да шактый.

– Тәмәке, вейп тарткан кеше иң беренче чиратта берөзлексез йөткерә башлый икән. Әлеге начар гадәт белән мавыккан үсмерләрне «сата» торган иң төп билге дә әнә шул. Ата-анага иң элек шуңа игътибар итәргә куша белгечләр.

Абау!

Вейп сыекчасы составындагы билгеле матдәләрнең организмга тәэсире

Матдә

Зыяны

Пентабромдифениль эфир

Калкансыман биз эшчәнлеген боза

Тәмләткеч,

авыр металлар

Кешенең үсүе, үрчүе, үз-үзен тотышы өчен җаваплы эчке секреция гормоннарын сафтан чыгара, бронхиаль астмага китерә.

Пропиленгликоль

Бөер, бавырга бәрә.

Никель, кургаш

Нерв, эндокрин, ашкайнату системасы эшчәнлеген боза. Йөрәкне, сидек юлларын сафтан чыгара.

Глицерин

Хәтер начарлана, кеше игътибарсызга әйләнә.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре