Сосо Павлиашвили Казан хәрби госпиталендә чыгыш ясаган

Җырчы һәм композитор Сосо Павлиашвили Россия Оборона министрлыгының Казан хәрби госпиталендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм медиклар алдында чыгыш ясаган. Шулай итеп, артист госпитальдә үткәреләчәк хәйрия концертлары сериясен ачып җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Казанга мин йөрәгем кушуы буенча килдем, үзем үк чыгыш ясау теләген белдердем. Биредә дусларым бар. Алар ниятемне хуплады. Бүген мин елмаюлы карашыгызны күрәм. Минем өчен иң зур шатлык бу. Һәркайсыгыз алдында түбәнчелек белән баш иям. Хәрбиләрнең барысы да гаиләсе, якыннары янына әйләнеп кайтсын!”, – дигән җырчы.
Сосо Павлиашвили концерты хәрби госпитальнең матбугат залында үткән. Тамаша өчен концерт аппаратурасы махсус китертелгән. Сәхнә булмау сәбәпле, артист тамашачылар янәшәсендә генә җырлаган. Бу исә өй концертын хәтерләткән. Залга 200ләп кеше җыелган. Концерттан соң Павлиашвилидан автограф алырга теләүчеләрдән зур гына чират хасил булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре