Котырган инфляция шартларында син җитештергән продукциягә бәя төшсә, нишлисең? Җавап бер генә: бөләсең. Проблема киң тармаклы, шуңа күрә җитди анализ сорый.
Сөт бәясе төшү, иң беренче чиратта, авылдагы шәхси хуҗалыкларга каты суга. Дәүләт ярдәме белән фермалар төзеп, сыерларның баш санын сигез, ун, егермегә кадәр арттырган хуҗалыклар бар иде. Сөтнең сатып алу бәясе 40 сум булганда, алар тиңсез зур хезмәт куеп, берникадәр табыш алды. Хәзер вазгыять кискен үзгәрә. Телисеңме-теләмисеңме, баш санын киметергә кирәк булачак. Малларны ашатырга акча җиткерә алмаячаксың. Проблема бу юлларның авторына таныш. Чөнки туксанынчы елларда мәктәптә эшләп алган хезмәт хакы сыерларын ашатырга җитми башлагач, ул алардан котылырга мәҗбүр булды. Авылда ул чакта ике йөз башлап сыер малы бар иде, хәзер алтмышка да тулмый. Соңгы көннәрдә генә берничә кеше сыерларын иткә озатты. Иткә озатты дип әйтү генә җиңел, сөт биргән сыерны чүп бәягә алалар. Аннан соң авыл кешесенең асраган сыерын озатуы ул – бик зур драма. Үземнән беләм. Мескен хайван, китәсе килмичә, синең кууыңа-этүеңә карамастан, җиргә тезләнеп, мөлдерәп караса һәм елак тавыш белән мөгәрсә, бик каты бәгырьле булсаң да түзү кыен.
Сөт кризисы бер Россиядә генә түгел. Соңгы атналарда Израильдә, мәсәлән, фермерлар бик көчле сөт протесты оештырды: сөт сатуны туктаттылар, җыелган запасларны җиргә түктеләр. Нәтиҗәдә сиончылар иле узган гасырның сиксәненче еллары ахырына охшап калды: кибет киштәләреннән сөт юкка чыкты, сөтне бер кулга чикләнгән күләмдә генә бирә башладылар. Үзенең вәхшилеге белән дан казанган финанс министры Бецалель Смотрич халыкны сөткә импорт пошлиналарын бетерү белән куркытып караган иде – ярсыган фермерлар, юлларны ябып, көчле протест оештырды. Израильдә сөтне сатып алу бәясе, безнең акчага күчергәч, 62 сумга тигез. Татарстан кешесенә андый бәя түләсәләр, эшләп күрсәтер иде.
Илләр бүген үз җитештерүчеләрен пошлиналар ярдәмендә яклый. Кытай, мәсәлән, Евросоюздан сөт импортына бик югары пошлиналар кертте. Россиядә сөт кризисы белорус сөтенә бәйле. Создаш дәүләттә сөтне үз ихтыяҗларына караганда ике тапкыр күбрәк җитештерәләр һәм артканын безгә озаталар. Бер үк икътисадый киңлектә яшәгәнлектән, аларга пошлиналар белән киртә куеп булмый. Сумның гадәттән тыш нык булуы да тискәре нәтиҗәгә китерә. Белоруслар, үз сөтләрен бик арзанга сатсалар да, табыш алалар, валюта курсларындагы аерма булыша. Мәскәү сум курсын каты итеп терәде, аны бер сөт өчен генә үзгәртмәячәк.
Сөтне сатып алу бәясе түбән булуны аны куллану кимү белән аңлаталар. Ихтыяҗ кимү безнең пропаганданың «халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра» дигән трюгын җайсыз хәлгә куя. Кеше, матди яктан кыенлыклар кичерсә генә, тамагын кыса.
«Сөт бәясе төшү» дигән сүз бик сәер яңгырый, чөнки ваклап сатуда сөт продуктлары арзанаймый, киресенчә, кайвакыт талгын гына, кайвакыт сикереп артып тора. Бер ел элек Татарстанда сөтнең уртача бәясе 87 сум 21 тиен булган. Быел 18 февральдә – 92 сум 96 тиен. Сату бәясе үсә, сатып алу бәясе кызу темплар белән түбәнгә сикерә. Димәк, бәя үсүдә үзкыйммәт арту дигән сафсатаны куллану урынсыз. Төп чимал 4–5 тапкыр арзан булгач, үзкыйммәт ничек арта ала? Ләкин уртача бәя – бик шартлы әйбер әле ул. Авыл кибетендә 900 миллилитр сөтнең бәясе 115 сум тора. Бер литр сөтне 20 сумнан аз гына югарырак бәядән җыялар. Бу урында Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре шунда ук урынынан сикереп торырга һәм бәяләрне көйли башларга тиеш бит инде. Гади халыкны, авыл кешесен шулай ук таларга ярый димени? Кибетләрдә азык-төлеккә ваклап сату бәяләре күтәрелгәч, ду купкан прокуратура хезмәткәрләре дә берни эндәшми. Әйе, әйе, көч белән басым ясый башласаң, сөт эшкәртүчеләр сөт алуны туктату белән янаячак. Әле хәзер дә шулай куркытып торалар. Сөтне куярга урын юк, диләр.
Артык җитештерү кризисы бара, димәк. Әмма анализ бу раслауны кире кага. Сөт җитештерү темплары чынлап та арта, ләкин Россия һаман да үзен сөт продуктлары белән бары тик 85,3 процентка гына тәэмин итә. Бу – 2025 елның рәсми күрсәткече. Шулай булгач, сөтне куярга урын булмау хакында сүзләр дөреслеккә туры килми шикелле. Бушлыкны импорт кына түгел, фальсификат тутыра. Роспотребнадзор җаваплы рәвештә белдерә: 2025 елда Россия кибетләрендә рекордлы күләмдә ялган сөт продукциясе ачыкланган. Төгәлрәк әйтсәк, 18 процент сөт – фальсификат. Аны пальма мае, терлек мае, крахмал, соядан бик җиңел ясыйлар. Кибетләрдә сатыла торган сөткә су, акбур, сабын, сода, известь һәм башка компонентлар актив кушыла. Хәтта гипс та кулланалар. Боларның сәламәтлеккә тәэсире нинди булчагын күз алдына китерү кыен түгел.
Кибетләрдә фальсификат күләме елдан-ел арта. 2023 елда – 12, 2024 елда – 13, үткән ел 18 процент ялган сөт продуктлары ачыкланган. Ачыкланганы гына әле бу, ачыкланмый калганының да күп булуы ихтимал. Нәкъ менә шушында дәүләтчә фикерләү мәйданга чыгарга тиеш. Фальсификатны катгый тыя һәм күтәрә алмаслык авыр җәза кертә торган кануннар эшләү, көч структураларының кибетләргә махсус белгечләр белән рейдларын оештыру һәм ялган продукциягә юлны катгый итеп бикләү сорала.
Сөтне сатып алу бәясе төшү инде төзи башлаган эре сөтчелек комплексларының төзелешен туктаткан, кайберләре проект стадиясендә катып калган. Димәк, ялган продукция белән кибетләрне тагын да күбрәк тутырырга туры киләчәк. Евросоюзда сөт кризисы сөт продуктларының кибетләрдәге ваклап сату бәясен дә, күпләп сату бәясен дә түбәнәйткән. Нәтиҗәдә сөт бездәгедән арзанга йөри башлаган. Россиядә никтер кире процесс күзәтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез