Газетага язылу

Спас манарасында Махсус Олимпиада эмблемасының утлары янды

2022 елда Казанда узачак Дөньякүләм кышкы уеннарның рәсми эмблемасын тәкъдим итү тантанасында Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россиядә бу уеннар тәүге тапкыр уздырылачак.

– Спортта чикләр юк. Илебез халкы тигез булуын искәртүче махсус Олимпиада хәрәкәте моны кабаттан раслый. Татарстанның бурычы – 2022 елгы кышкы уеннарны югары дәрәҗәдә, тарихта калырлык итеп уздыру, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Оештыручылар сүзләренә караганда, логотип сайлау өчен махсус бәйге оештырылган. 40тан артык гариза арасыннан танылган дизайнер Артемий Лебедев командасын сайлап алганнар.

– Әлеге логотипта Татарстанга карата хөрмәтебез билгеләре бар. Казанның символы – Зилант – шәһәрнең һәм килгән кунакларның сакчысын, ә бөек Идел рәсеме кулга-кул тотынышкан спортчыларны, аларның бердәмлеген күз уңаенда тотып ясалган, – дип аңлатты Махсус Олимпиаданың Россиядәге президенты Ольга Слуцкер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре