Спас районына яңа җитәкче килде. Моңа кадәр Алабуга хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән Роман Исланов Спас районы хакимияте башлыгы вазыйфасыннан киткән Фәргат Мөхәммәтовны алыштырды. Чираттан тыш сессиядә яңа җитәкче белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов таныштырды.
“Татарстан Рәисе тәкъдиме белән алга таба эшләү өчен хакимият башлыгы вазыйфасына Роман Исланов кандидатурасы тәкъдим ителә. Ул гаять зур муниципаль идарә тәҗрибәсен тупларга өлгерде, Татарстан Рәисенең кадрлар резервы мәктәбен үтте, Татарстан Президенты аппаратында эшләү тәҗрибәсенә ия. Яше дә, тәҗрибәсе, көч-куәте, эшләү теләге – барысы да бик туры килеп тора. Ул үзенең кече ватанына үз төбәген тагын да яхшырту теләге белән кайтты”. – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
 «Исланов әлегә башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын били. Җирле советка сайланганнан соң район хакимияте бешлыгы вазыйфасына дәгъва кыла алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез