Газета хәбәрчесе дүшәмбе иртәсендә бу юлларны язганда, дөньяның финанс базарларында зур мәтәлчек бара. Давыл көнчыгыштан килә, чөнки бездә таң атканда, Азия биржаларында көн уртасы сәүдәсе кыза. Вазгыять шундый: финанс спекулянтлары акцияләрдән күпләп котыла, фьючерслар гигант тизлектә түбәнгә оча. Чимал бәяләре дә «төп»не капшый: Brent сортлы нефть бәясе 63 долларга кадәр төште.
Хедж-фондның элекке менеджеры, бүгенге телейолдыз Джим Крамер фонд базарының 1987 елдагы кебек җимереләчәген фаразлый. 1987 елның 19 октябрендә Америкадагы Доу Джонс индексы 22,6 процентка түбәнәйгән һәм бөтендөнья түнтәрелешенә этәргеч биргән иде. Гонконг биржасы ул чакта 45,8 процент югалту кичерде. СССРда биржа сәүдәсе юк иде, әмма «кара дүшәмбе»нең тәэсирен без дә тойдык: нефтькә бәя озак вакытка түбәнәйде һәм совет икътисадын аяктан екты.
Дүшәмбе иртәсендә японнарның Nikkei биржа индексы 8 проценттан артыкка түбәнәйде. Масштаб 1987 елгы кадәр үк түгел дип сөенергә була, ләкин упкынга төшү үткән атнада ук башланды инде. Америка фонд базары өч көн эчендә 15 процентка очсызланды. Бу дистә триллион доллардан артыграк акчаның төтенгә әйләнүен аңлата. Белгечләр әле финанс базары төпкә төшеп җитмәде, диләр.
Барысы да Трампның 2 апрель көнен «Бөек азат итү көне» дип игълан итеп, барлык дәүләтләргә дә диярлек масштаблы тариф санкцияләре кертүеннән башланды. Кытай, Вьетнам кебек илләр аеруча югары тарифлар белән бүләкләнде, хәтта японнарга да каты эләкте. Трамп тарифлары сакланса, глобаль сәүдәнең асты өскә килергә һәм дөньякүләм рецессия башланырга тиеш. Әмма АКШ лидеры башка илләрнең үзенә тез чүгеп килүен көтә. Ягъни Америка товарларына юл ачкан дәүләтләргә тарифлар киметеләчәк яисә бетереләчәк. Вьетнам, Һиндстан кебек илләр дәүләт департаменты белән шунда ук элемтәгә керделәр инде. Дүшәмбе иртәсенә 50 илнең Трамп кубызына биергә әзер торуы хакында мәгълүмат бар. Трамп тактикасы шундый: башта яный, аннан кире чигенә. Илле ил белән сөйләшүләр алып барганчы һәм килешүгә ирешкәнче, дөнья базарында ниләр булып бетәсен аңлап булмый. Әлегә АКШның сәүдә министры Говард Лютник тарифларның үз көчендә калачагын игълан итә. «Президентка дөнья сәүдәсен сүндереп кабызырга кирәк», – ди ул.
Үзендә социаль челтәр һәм форум билгеләрен туплаган Reddit сайтында, инвесторларның үз-үзләренә кул салуын кисәтү өчен, «кайнар линия» контактлары иң популяр постларга әверелде. Спекулянтлар, югалткан миллиардлары өчен кайгырып, үлем хакында уйланалар. Олигархлар суициды эпидемиясе башланырга тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез