Татарстанлылар спорт белән шөгыльләнгән өчен салым чигерүен ала алалар. Бу мөмкинлектән кемнәр файдалана алуы турында «Татар-информ» хәбәр итә.
Татарстанда яшәүчеләр физик затлар салымының (НДФЛ) бер өлешен түбәндәге чыгымнар өчен кайтара ала:
- абонемент яки тренажер залындагы дәресләр;
- спорт залындагы күнекмәләр;
- хезмәтләр исемлегенә кертелгән башка программалар.
Шунысы мөһим: сез йөри торган оешма махсус реестрга кертелгән булырга тиеш. Спорт җиһазлары (гантельләр, йөгерү юлы һ.б.) сатып алу компенсациягә керми.
Салым чигерүен үзең өчен дә, балаң өчен дә (шулай ук уллыкка алынган яки 18 яше тулганчы опекада булган бала өчен дә) алырга мөмкин.
Компенсация күләме
Салым чигерүе суммасы бер ел эчендә спортка тотылган факттагы чыгымнарга туры килә, әмма социаль түләүләрнең гомуми лимиты белән чикләнгән. 2024 елдан башлап бу чик 150 мең сум күләмендә билгеләнгән. НДФЛ ставкасы 13 процент булганда, елына иң күбе 19,5 мең сум кайтарырга мөмкин.
Кайтаруны рәсмиләштерү хокукы өч ел саклана, әмма файдаланылмаган өлешен киләсе чорга күчерергә ярамый.
Салым чигерүен рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк
- хезмәт күрсәтүче компания белән килешү;
- хезмәтләр өчен түләүне раслый торган чек яисә квитанцияләр;
- бала өчен акча тотып калынса, туганлык турындагы документлар.
Салым чигерүен ничек рәсмиләштерергә
- ел нәтиҗәләре буенча 3-НДФЛ декларациясен алыгыз (эш бирүчегә бер ел эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин)
- Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез