Тансык ярышлар, тамашачы алкышлары, татар көйләренә биюче чит ил спортчылары. Татарстан башкаласында БРИКС Уеннары гөрли. Бу Уеннар 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Спортчылар ничек чыгыш ясый? Чит ил кунаклары Казандагы мохиттән канәгатьме? БРИКСлы атна – «ВТ» күзәтүендә.
Бәйрәм берләштерә
Мәгълүм булганча, Казанга БРИКС Уеннарында катнашырга дип дөньяның 90 иленнән 4,7 меңнән артык спортчы килде. Тәүге җиңүләр дә, уңышлы чыгышлар да бар инде. Спортчылар атна буе төрле ярышларда көч сынашачак, 23 июньдә исә татарларның милли бәйрәме – Сабан туенда ял итәчәк.
Хәер, бәйрәмнәрне уртак итү гадәте күптәннән бар бездә. Әнә БРИКС Уеннарында катнашучылар Корбан гаетен дә читләтеп уза алмады. Йөзләгән спортчы Казанның Алтаң мәчетендә намаз укыды.
– БРИКС Уеннары оештыручыларының дини традицияләргә игътибар итүләре бик сөендерә. Корбан гаете – мөселманнар өчен бик мөһим бәйрәм. Безгә исә Россия үзәгендә була торып та төрле милләтләр арасында бердәмлекне тою рәхәтлек бирә, – диде бу җәһәттән Бәхрәйнның каратэ буенча җыелма командасы тренеры Мөхәммәд Ларби Бумезбё.
Билгеле булганча, спортчылар Универсиада авылында яши. Килгән-килгән, татарларның кунакчыллыгы һәм мәдәниятебезне дә белеп китмәгәйләре. Әле күптән түгел генә Универсиада авылында яшәүчеләр өчен Сабан туе оештырдылар. Барысы да булды: кашыкка күкәй салып йөгерү дә, татар биюләре дә, катыктан алма эзләүләр дә, дискәтүк тә. Әмма соңгысы озакка сузылмады. Ник дигәндә, иртән ярышлар көтә бит, спортчыларга көч җыярга кирәк.
Спортчылар яшәгән «авыл» җитәкчесе Марат Салихов сүзләренчә, катнашучылар уңайлы шартларда көн күрсен өчен барысы да эшләнә.
– Монда спорт мәйданчыгы да, ял урыны да, бассейн да бар. Кунакларга тиешле игътибар бирергә тырышабыз. Бу ашау-эчүгә дә кагыла. Алар күнеккән ризыкларга өстенлек бирәбез, – дип аңлатты ул. – Бездә бернинди дә дискриминация юк. Спортчылар арасында дустанә мөнәсәбәт, аралашу.
«Алтын» татарстанлылар
Сер түгел, БРИКС Уеннарында Россия спортчыларына тиңнәр юк. Турнирның төп ярышларында югары баскычларны нәкъ тә алар били. Җыелма команда составындагы Татарстан вәкилләре дә игътибарга лаеклы. Татарстан спортчылары исәбендә 12 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль бар. Әйтик, узган якшәмбедә республика спортчылары 4 тапкыр беренче булды:
Сергей Сирант (ир-атлар арасында бадминтон ярышында алтын медаль)
Евгения Косецкая (хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышта алтын медаль)
Евгения Косецкая һәм Алинә Дәүләтова (бадминтон буенча парлы ярышта алтын медаль)
Никита Шлейхер (ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан суга сикерүдә алтын медаль)
Павел Монич һәм Сергей Сирант (бадминтон буенча парлы ярышта көмеш медаль)
Артем Косов (Россия җыелмасы составында ишкәк спортында көмеш медаль)
Юлия Сохацкая (җиңел атлетика ярышында көмеш медаль)
Рамилә Вәлитова (озынлыкка сикерүдә бронза медаль)
Сүз уңаеннан, җиңүче спортчылар Татарстаннан медаль белән генә түгел, милли баш киемебез – түбәтәй һәм Уеннарның талисманы Бриксик белән кайтып китәчәк.
УЕННАР ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР
Алинә Заһитова, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, БРИКС Уеннары илчесе:
– БРИКС Уеннарында да ярышу бара, өлешчә алар Олимпия уеннарына охшаган да. Шәхсән мин ушу, спорт гимнастикасы ярышларында булдым, җиңел атлетиканы күзәттем. Спортның кышкы төрләре белән чагыштырганда җәйге спорт төрләрендә нәрсә ошый дисезме?! Монда җылы!
Сергей Шубенков, 110 метрга йөгерү буенча дөнья чемпионы:
– Ярышлар искиткеч. Оештыру дәрәҗәсе буенча БРИКС Уеннары гаҗәеп яхшы. Әлбәттә, катнашучылар саны буенча Париждагы Олимпиада белән чагыштырырлык түгел. Европа чемпионаты дисеңме, башка турнирлар дисеңме – бу җәһәттән әллә ни аерма юк. Мондый ярышларның күптән булганы юк иде инде. Халыкара чаралар сагындырган. БРИКС Уеннарында икенче урынга лаек булдым. Менә монысы бик үк ошап бетмәде.
Артур Далалоян, спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы:
– Уеннардан бары тик уңай хисләр генә калды. Бу турнирны халыкара чаралар белән чагыштырырга була. Бу – яшь спортчыларга үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Александр Тихонов, биатлон буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы:
– Синхрон йөзү, спорт гимнастикасы ярышларын карадым. Көндәшлек бик көчле. Спортчыларның йөзеннән үк күренә: аларга ошый! Безнең турында яман уйлаучылар сүзләренә игътибар итмәскә кирәк дип саныйм.
КЕМНӘР НИЧӘНЧЕ?
| Урын | Ил | Алтын медаль | Көмеш медаль | Бронза медаль | Барлыгы |
| 1 | Россия | 111 | 80 | 48 | 239 |
| 2 | Беларусь | 20 | 34 | 39 | 93 |
| 3 | Кытай | 17 | 11 | 8 | 36 |
| 4 | Иран | 4 | 10 | 15 | 29 |
| 5 | Үзбәкстан | 3 | 7 | 18 | 28 |
*16 июнь киченә булган мәгълүмат
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез