Зур Кукмара авылында республиканың спорт сөюче, иң актив кешеләре яши, дисәк һич арттыру булмастыр. Чөнки биредә көздән алып майга кадәр төрле-төрле спорт ярышлары уздыралар.
Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев әйтүенчә, быел өченче тапкыр урамнар арасында спартакиадалар уздырганнар. Унбиш урам командасы унике төрле спорт ярышында (волейбол, итекле хоккей, шашка, шахмат, дартс, чаңгыда шуу, мини футбол һәм башкалар) көч сынашкан.
– Безнең авылда бу спартакиадалар 50 ел элек башланган булган. Ун ел рәттән барганнан соң, ни сәбәпледер туктатылган. Без исә бу традицияне кабаттан башлап җибәрдек, – ди ул.
 Ришат Хәнәфиев әйтүенчә, җиңүче урамны һәр елның маенда билгеләп, бер тәкә бүләк итәләр. Алар исә шул тәкәне чалып, зур бәйрәм оештыра. Моннан тыш, ярышларның соңгы көнендә тагын бер тәкәне чалып, бөтен авыл белән бәйрәм уздыралар.
– Авылыбызда яшьләр дә, урта буен да бик актив. Кеше бик күп, анысы бик сөендерә. Син катнаш та, ул катнашсын, дигән күренеш юк, һәркем теләк белдерә. Кайберләре хәтта үзләренең махсус футболкаларын булдырдылар. Бер генә кеше дә бәйрәмнән, ярышлардан читтә калмый. Бик күңелле, бөтен авылны берләштерә торган чара бу. Безнең авыл районда ел саен уза торган спартакиадада ел да беренчелекне бирми, – ди җирлек башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез