Газетага язылу

Стоматология хезмәтләре арасыннан кайсыларының бушлай күрсәтелергә мөмкин булуын аңлаттылар

Мәҗбүри медицина иминияте кысасында теш табибына күренү, тешне дәвалау, алу һәм сызлаганда беренче ярдәм күрсәтү хезмәтләреннән бушлай дәваланырга мөмкин.

Бу хакта “РИА Новости” Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәгълүматларына таянып яза.

Фондта билгеләп үтелгәнчә, тешләрне вакытында карау-дәвалау, авырткан тешкә бәйле аянычлы хәлләрне кисәтү мөмкинлеге бирә бу. Беренче яртыеллыкта медицина оешмаларына бушлай дәвалану өчен 31,7 миллион тапкыр килгәннәр. Чагыштыру өчен: бөтен узган ел дәвамында бу күрсәткеч 61,1 миллион булган. Фонда әйтүләренчә, быел әлеге күрсәткечнең 63,4 миллион тәшкил итәчәге күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре