Хәзер Казанда яшәүчеләр Telegram мессенджерындагы чат-бот аша штрафларының булу-булмавын (шул исәптән парковкага түләмәгән өчен, башка административ хокук бозулар өчен) барлый алачак.
Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, чат-ботта машинагызның “гаепкә тарыган” урындагы фотосы, “гаепкә тару” вакыты, шулай ук штраф түләү сроклары күрсәтелә.
Чат-ботка язылырга да мөмкин. Бу очракта яңа штрафлар турында хәбәрләр килеп торачак.
Штраф турында карарны автомобильнең дәүләт номеры яки теркәү турында таныклыгы номеры аша табарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез