Россиядә телефон һәм интернет аша эш итүче мошенниклар студентларны һәм мәктәп укучыларын алдый башлаган. «RT», «Интеллектуальная аналитика» компаниясе белгече Тимофей Воронин сүзләренә таянып, шул хакта яза.
 Аферистлар мәгариф ведомстволары вәкилләре исеменнән шалтырата икән. Воронин аңлатып үткәнчә, алдашуның яңа төре куркытуга корылган. Мошенник студентка мәгариф департаменты, вуз яки министрлык исеменнән шалтырата яки мессенджер аша хәбәр яза. Ул студентка яки укучыга, янәсе, мәҗбүри тестны, әйтик, белем яки укудан тыш эшчәнлекнең сыйфаты буенча тестны узмавын, шуңа күрә хәзер аңа нәрсәдер янавын әйтә.
Ә инде «проблеманы хәл кылу өчен» җибәрелгән сылтамага кичекмәстән кереп, сораштыру узарга тәкъдим ителә. Чынында бу – ялган сайт-тозак. Максаты – яшерен мәгълүматларны: паспорт мәгълүматларын, Дәүләт хезмәтләре порталындагы логин һәм парольләрне урлау.
«Шунысын истә тотарга кирәк: чын мәгариф учреждениеләре яки дәүләт органнары хезмәткәрләре укучыларга мессенджерлар аша тест узу өчен сылтамалар җибәрми», – дип басым ясап әйткән Воронин.
Белгеч мондый сөйләшүне кичекмәстән туктатырга, сылтамалар аша узмаска һәм бернинди дә мәгълүматлар бирмәскә чакырган. Иң элек балалар әти-әниләрен, сыйныфташлары яки курсташларын кисәтергә тиеш, чөнки мошенниклар еш кына бер үк вакытта тулы бер төркемгә “һөҗүм” итә Үз даирәңдәгеләрне тиз генә кисәтү яңа алдашу очракларын булдырмый калырга мөмкин, дип басым ясап әйткән Воронин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез