Су юллары Лаешка илтә. Татарстанда төзеләчәк яңа объект туристлар санын арттырырга булышачак

Казаннан яхталы туризм башкаласы ясамакчылар. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәләр. Лаешта төзеләчәк «Казан маринасы»* курорты шушы өметләрне акларга ярдәм итәргә тиеш. Бу эш белән шөгыльләнәчәк инвесторны да тапканнар инде.

Яңа туристик нокта

Татарстанның Лаеш районында яхта маринасын төзү белән Санкт-Петербург инвесторы шөгыльләнәчәк. Яңа туристик зона проектын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кабат күрсәттеләр. Инвесторлар беренче тапкыр килгәндә нәрсәнең ничек буласын сөйләсә, бу юлы инде хезмәттәшләр буларак кул кысышканнар.

– Бу проектны эчке туризмны үстерүгә юнәлтелгән эш дип саныйбыз. Безнең республикада искиткеч климат, кунакчыллык инфраструктурасы үсеш алган. «Казан маринасы» проектын гамәлгә ашыру Татарстанга туристлар агымын тагын да арттырырга ярдәм итәчәк, – диде Татарстан Рәисе очрашуда.

Туристлар артуын Туризм.РФ корпорациясе дә көтә. Әйтүләренә караганда, «Казан маринасы» курорты «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик маршрутының үзәге булып торачак. Димәк, Лаештагы курорт бөтен Идел буе округы кунакларын җәлеп итәргә тиеш.

Яхталар тукталышы 300ләп урынга исәпләнгән. Су өстендәге йорт, искиткеч манзара ачылган отель, пляж, спа-комплекс ише инфраструктура объектлары да каралган.

Чәчәккә тиң

Курорт проектын берничә өлешкә бүлеп (9 лот), һәрберсенә инвестор табарга ниятлиләр. Беренчесе инде табылган, дидек. Ул «Санкт-Петербург яхт-клубы» генераль директоры Владимир Любомиров. Яхталар өчен причал, аңа бәйле инфраструктура объектларын төзү белән нәкъ менә Төньяк башкала инвесторы шөгыльләнәчәк.

– Марина – өстәлдәге матур чәчәк бәйләме кебек. Ул аерым игътибар таләп итә. Безнең тәҗрибәбез бар. Санкт-Петербургта моңа охшаш мариналар төзегәнебез булды. Кара диңгездә эш алып барабыз. Россиядәге акватория – диңгезләр түгел, елгалар ул. Минемчә, Казан елга буенча яхта туризмы башкаласы булачак, – диде кунак журналистлар белән очрашуда.

Әйтүенә караганда, проект эше киләсе елда төгәлләнсә, ел азагына инде төзелеш эшләрен дә башлап җибәрергә мөмкин. 2027 елга исә курортны тулы көченә эшләтеп җибәрергә телиләр.

(акцент!) Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов искәрткәнчә, курорт кысасында 1250 кунакханә номеры ачарга, 2 меңләп яңа эш урыны булдырырга җыеналар. Инвестицияләр күләме дә саллы – 18 млрд сум. Әлеге проект тормышка ашырылу нәтиҗәсендә 2030 елга Лаешка килүче туристлар саны 620 меңнән артып китәр дип өметләнәләр. Курорт ел әйләнәсе эшләячәк.

Проектка акча кертергә теләгән инвесторлар санын төгәл әйтмәсәләр дә, уннан күбрәк, дип белдерделәр. Санкт-Петербург кунагы тугыз инвестиция лотының бишенчесенә алынуын әйтте.

– Бишенче лот үз эченә яхта маринасын, кунакханә, променадны ала. Болар –нәкъ без эшли белгән нәрсәләр. Инвестицияләр күләме якынча 1,5–2 млрд сумга җитә, – диде Владимир Любомиров. – Мин бу урыннарга гашыйк. Мин аларны шәхсән карап чыктым. Казанда инвесторларга карата булган мохиткә дә гаҗәпләнерлек. Сездә безнең кебекләр белән эшли беләләр һәм бу күңелгә рәхәтлек бирә.

*Марина – яхталар өчен махсус җиһазландырылган тукталыш урыны, анда экипажга төрле хезмәтләр күрсәтелә.

Чулпан Гарифуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре