Бәйрәм кунакларын муниципаль район җитәкчесе Рамил Әйбәтов һәм Татарстан Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең («Таткультресурсцентр») сектор мөдире Гүзәл Фаизова сәламләгән.

Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар, «Суган ярышлары» һәм «Суганнан ясалган» дип аталган матурлык бәйгеләре үткән.
Бәйрәм барышында берничә мәйданчыкта мастер-класслар, балалар өчен уеннар да оештырганнар.
Шешминкадан Камилла Зубова бәйрәм уңаеннан суган формасында имбир прянниклары пешергән, аларны матур итеп бизәгән. Кайберәүләр аларны Чирмешәннән сувенир булыр дип, күчтәнәчкә алдылар. Шулай ук җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган бөккәннәре дә тәкъдим ителде.
Суганнан тәмле ризыклар гына түгел, ә матур әйберләр дә ясап була, Иске Элмәледән Елена Селиванова чәчәк бәйләменә альтернатива тапкан – ул суган бәйләмнәре ясарга өйрәнгән.
Ә инде метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогын мичтән алуларын бөтен мәйдан түземсезлек белән көтеп алган. Аны бик тиз таратып бетергәннәр. Пирогның рецепты түбәндәгечә:
– Камырына 5 литр кефир, 1 чынаяк көнбагыш мае, бераз шикәр комы, бер кап чүпрә кирәк булды, эчлегенә 36 килограмм суган пешердек», - ди Туймәт авылыннан Ралия Бәдретдинова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез