Депутатлар җәмәгать урыннарында һәм интернет челтәрендә сүгенүчеләргә штраф күләмен 10 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткән. “ТАСС” хәбәренә караганда, бу тәкъдим рус телен саклау комиссиясенә карауга кертеләчәк.
Хәзерге вакытта сүгенүчеләр 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штрафка тартылырга яки 15 тәүлек “утырырга” мөмкин. Дума депутаты Александр Аксененко аңлатып үткәнчә, мондыйларга штраф күләмен 10 мең сумга кадәр күтәрергә кирәк. Шулай ук сәхнәдә сүгенү сүзләре ычкындырылган концертларны оештыручыларга да штрафны арттырмакчылар. “Оештыручыларның үзләренең чараларына җәлеп иткән артистлар өчен җаваплылык тотмавы законның кимчелеге булып тора. Монысы турында аерым сөйләшергә кирәк булачак”, – дип билгеләп үткән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез