Сорауга Россия авыл хуҗалыгы үзәге федераль учреждениесенең Татарстан филиалы җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл ГАБДРАХМАНОВА җавап бирде:
– Минем уйлавымча, сүз сукыр тычкан түгел, ә бүтән корткыч турында бара. Чөнки сукыр тычкан кимерүчеләр рәтенә керми. Ул тамыразыклар, үсенте тамырлары белән тукланмый. Нигездә, яңгыр суалчаннары, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, моллюсклар, үрмәкүчләр белән туклана. Хәзер карбыш (урман әрләне) дигән кимерүче киң таралды. Ул әрләннәр рәтенә керә, тәпиләре кыска, тәне йомры һәм йонлы. Карбыш, чыннан, да бакчага бик зур зыян сала. Бөтен нәрсәне ашый. Үзебез дә ике-өч елдан бирле бу корткычка каршы көрәшәбез. Быел зыяны азрак булды. Карбыш сусыл азык ярата. Суган, кишер, чөгендер кебек тамыразыкларны ашый. Бөтен нәрсәгә зыян салырга сәләтле. Аңа каршы көрәшү бик авыр. Иң яхшысы – капкын кую. Моның өчен күселәр өчен ясалган махсус капкыннар туры килә. Химик җим салу да ярдәм итәчәк. Чокырына су агызу бик үк нәтиҗәле түгел. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Бер елны шулай көрәшеп карадык. Карбыш – бик агрессив, үч ала торган җәнлек. Бер урында чокырына су агызып куясың, ул икенче урында җирне казып куя. Шулай бөтен теплицабызны казып бетерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез