Сүнмәс җыр: «Татнефть» компаниясенең С.Сөләйманова исемендәге премиясенә быел кемнәр лаек булды?

Мәңге үлмәс шигъри тәлгәшләр, шул юлларны көйгә салган илаһи моң... Мәшһүр шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың иҗат җимешләре Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсен әнә шундый үзгә бер халәт, мохиткә күмде... Биредә «Татнефть» компаниясе гамәлгә ашырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия ияләрен бүләкләделәр.

Үзебезнең Саҗидә

Соңгы тапкыр тантана Казанда узган иде. Быел ул традиция буенча кабат нефть төбәгендә – Әлмәт татар дәүләт драма театрында үтте. Башкортстан якларында туып үссә дә, Саҗидә Сөләйманованың гомере Әлмәттә узган, кабатланмас әсәрләре дә нәкъ менә нефтьчеләр каласында иҗат ителгән. Шуңа да әлмәтлеләр аны якын итеп, үзебезнеке, дип атый.

Шәһәрдә бөек шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүгә зур игътибар бирелә. Бүген Әлмәттәге бер урам һәм китапханә аның исемен йөртә. Шуңа өстәп унсигез ел рәттән мәшһүр шагыйрә исемендәге әдәби премия тапшырыла. Каләм тибрәтүчеләр моның өчен нефтьчеләргә рәхмәтле.

Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру турындагы тәкъдиме «Татнефть» компаниясе тарафыннан яклау табып, беренче тапкыр ул 2006 елның 3 октябрендә шагыйрәнең тууына 80 ел тулу уңаеннан тапшырыла. Ике дистәгә якын вакыт эчендә 54 язучы – төп премиягә, 54 кеше кызыксындыру бүләгенә лаек булып, 155 студентка стипендияләр бирелә.

Әлеге дәвер эчендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы шигырь бәйрәменә әверелде дисәк тә арттыру булмас. Әсәрләрең үзеңнән соң да халык күңелендә яши, еллар үткән саен дәвамчыларың арта икән, иҗат кешесе өчен моннан да зур бәхет юктыр.

Шагыйрә узган юлдан

Нефтьчеләр каласындагы тантаналы чарага килгән дистәләгән шагыйрь һәм язучы бу көнне Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап узды. Алар шагыйрә исемен йөрткән урамда булды, аның исемендәге китапханә бинасы янында урнашкан һәйкәл янында Шигырь бәйрәмендә үзләренең иҗат җимешләрен яңгыратты. Аннары каләмчеләр Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликов каберләренә зиярәт кылдылар.

Премияне тапшыру тантанасына килүчеләр фойеда ук Саҗидә Сөләйманова иҗатына чумды. Биредә шагыйрәнең төрле елларда дөнья күргән китаплары урын алган, шагыйрьләр өчен «ирекле микрофон» булдырылган иде. Сәхнәдән дә шагыйрәнең үлмәс шигырьләре, аның сүзләренә көйгә салынган җырлар яңгырады. «Туй җыры», «Ах, җаныем, Бибисара!», «Тормыш, исәнме!»... Аларның һәркайсы таныш, һәрберсе халык күңелендә... Театральләштерелгән тамашада исә Саҗидә Сөләйманованың тормыш һәм иҗат юлы чагылыш тапты.

Оештыручылар белдерүенчә, премиянең географиясе елдан-ел киңәя бара. Иҗатына мәртәбәле бәя алучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Пермь, Ульяновск, Мәскәү, Казахстан, Төркиядә яшәүче каләм ияләре дә бар. Әлеге премия башта ел саен, соңгы елларда ике елга бер тапкыр жюри иң яхшы дип тапкан 6 кешегә (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) бирелә, әдәбият өлкәсенә яңа аяк басучы 10 студентка исә стипендия түләнә.

Зур мәртәбә

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге төп премия драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырга («Йорт» пьесасы өчен), Казаннан шагыйрә Рифә Рахманга («Синең җанга узсам» китабы өчен) һәм язучы Ольга Ивановага («Сад Саифа Сараи» романы өчен) тапшырылды. Мәртәбәле премия ияләре яшерми: мондый югары дәрәҗәгә ия булу – алар өчен бер үк вакытта горурлык та, җаваплылык та.

– Әлеге мәртәбәле премия безне Саҗидә апага тагын бер адымга якынайта шикелле. Минем кандидатураны премиягә тәкъдим иткән каләмдәшләремә, аны күтәреп алган комиссия әгъзаларына, хөрмәтле «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Рифа Рахман, шатлыгын уртаклашып.

Кызыксындыру премияләренә Казаннан Лилия Газизова-Жанти («Не быть Фемке Бол» китабы өчен), Эдуард Учаров («Каменев идет умирать» китабы өчен) һәм Марс Хафизов («Синең өчен» китабы өчен) лаек булды.

Тантанага килүчеләр арасында шагыйрәнең улы – журналист Әнвәр Маликов та бар иде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булган яшьләрне дә традиция буенча ул шәхсән үзе котлады.

– Татарстанда премияләр бик күп. Әмма аны тапшыруны «Татнефть» кебек югары дәрәҗәдә, эчтәлекле итеп оештыручылар бик сирәк. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия – компанияләр тарафыннан булдырылган бердәнбер премия, – диде Әнвәр Маликов. – Әнинең әсәре беренче тапкыр басылып чыкканда аңа 33 яшь була. Ә бүгенге студентлар яшьли үк танылу ала. Сәхнәгә күтәрелеп, бүләкләнүләре белән алар горурланырга тиеш. Татар теле һәм мәдәнияте югалмасын һәм саклансын иде.

Ярдәм чиксез

Әлмәттәге Югары нефть мәктәбенең өченче курсында белем алучы Александр Пуклаков – Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия алу бәхетенә ирешкән ун студентның берсе. Башлангыч сыйныфта укыганда ук беренче шигырен язган җор телле егет өч ел элек Ульян шәһәреннән Әлмәткә күченгән. Нефть каласын шулкадәр үз иткән: шәһәр турында да, халкы турында да үзгә бер җылылык белән, тәмләп сөйли.

– Әлеге стипендиягә ия булу – минем өчен зур дәрәҗә, горурлык. Әле дә дулкынланам. Әлмәттә яши башлавыма өч ел булды. «Татнефть»нең шәһәр үсешенә, халык тормышына никадәр зур өлеш кертүенә әле дә шаккатам. Спортмы ул, иҗатмы – барлык өлкәләрдә ярдәм итә торган, терәк булган бердәнбер компаниядер ул. Иҗатта да, укуда, практика узганда да «Татнефть»нең ярдәмен сизәм. Киләчәктә үземнең дә шушы компаниядә эшлисем килә, – ди яшь шагыйрь.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, Саба егете Айзат Вахитов та шул фикердә.

– Саҗидә Сөләйманова турында хәтерне саклауга зур өлеш кертүе, яшьләрне үсендереп, тагын да канатланып иҗат итәргә мөмкинлек биргәне өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Беренче шигыремне дүртенче сыйныфта укыганда яздым. Көн кадагына суккан темаларга иҗат итәм, дөреслекне яратам. Гаделсезлек күрәм икән, шундук кулыма каләм алам. Бөтен уй-фикер, мөнәсәбәтемне шигырь аша белдерәм. Киләчәктә дә татар телен үстереп, аңа өлеш кертергә, яшәтергә иде, – ди Айзат.

Ренат Мамин, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары:

– Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру тантанасы унсигез ел эчендә Татарстандагы мөһим мәдәни вакыйгага әверелде. Әлеге дәвердә 150 дән артык яшь каләм тибрәтүче стипендияләр алды. Без моның белән чын күңелдән горурланабыз. Бу – туган якның бай әдәби мирасын саклауга керткән өлешебез дә, бер үк вакытта ул – заманча әдәбиятның үсеше дә. Без тарихны, төбәгебезнең рухи байлыгын тудыручыларны хөрмәтлибез. Саҗидә Сөләйманова чын мәгънәсендә туган җир тавышы иде. Бүгенгә чаклы ул бик күп каләм ияләренең остазы, иҗат юлындагы якты йолдызы булып тора. Әлеге премия әдәбиятны үстерү һәм әдәби мирасны саклау юнәлешендә алып барылган зур системалы эш. Премиянең географиясе дә елдан-ел киңәя. Үз иҗаты, сәләте белән бүген «Татнефть» компаниясе социаль сәясәтенең җитди һәм мөһим юнәлеше булган яңа мәдәни мохит тудыручы һәркемгә зур рәхмәт.

2025 елгы Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия ияләре:

Лауреатлар:

Ольга Иванова – «Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен;

Рифә Рахман – «Синең җанга узсам...» шигырьләр җыентыгы өчен;

Равил Сабыр – Әлмәт татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелгән «Йорт» иммерсив спектакленең пьесасы өчен.

Кызыксындыру бүләге:

Лилия Газизова-Жанти – «Не быть Фемке Бол» китабы өчен;

Эдуард Учаров – «Каменев идет умирать» китабы өчен;

Марс Хафизов – «Синең өчен» китабы өчен.

Стипендиатлар:

Айзат Вахитов – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты;

Зилә Габдрахманова – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты;

Ихтыяр Кыямов – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты;

Ралинә Әделгәрәева – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты;

Әдилә Госманова – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты;

Эльвина Шакирова – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты;

Елизавета Бочкарева – Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студенты;

Александр Пуклаков – Әлмәт дәүләт технология университетының «Югары нефть мәктәбе» студенты;

Василий Шахрипов – Әлмәт дәүләт технология университетының «Югары нефть мәктәбе» студенты;

Владимир Шашапов – Әлмәт һөнәри көллияте студенты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре