Үткән атна ахырында дөньякүләм сәяси атмосфера кайнар булды. Фарсы култыгында, сугышны туктату турында АКШ–Иран меморандумы имзалануга карамастан, хәл киеренке кала гына дип әйтү аз. «Ватаным» хәбәрчесе якшәмбе таңында яңалыклар тасмасын ачканда, Һүрмүз бугазы тирәсендә чып-чын сугыш бара иде. Иран алдагы көнне Оман яры буйлап бугазны кичә торган сәүдә корабына ут ачты. Фарсыларның таләбе шундый: бер кораб та Тәһраннан рөхсәт алмыйча, бугаз аша үтәргә тиеш түгел. Моңа җавап итеп америкалылар Иранның көньягындагы Сирик шәһәрен утка тотты. Иран революциясен саклаучылар корпусы (ИРСК) җавапсыз калмады. АКШның Күвәйт һәм Бәһрәйндәге базаларына ракеталар һәм пилотсыз очкычлар яңгыры яудырды. Трамп гадәттәгечә Иранны юк итәргә вәгъдә бирә. Бу меморандумның 3 нче пунктына каршы килә. Гомумән, меморандум бар, ләкин өлешчә генә үтәлә. Ливан һәм Фәләстыйнда Израиль башбаштаклыгы дәвам итә, ягъни 1 һәм 13 нче пунктлар үтәлми. АКШның Иранга һөҗүме килешүне тулысынча боза. Иранның «туңдырылган» акчасы кайтарып бирелмәде. 11 нче пункт үтәлми.
Бер үк вакытта Багдадның яшел зонасында хәрби техниканың актив хәрәкәте күзәтелә дигән хәбәр дә алынды. «Яшел зона» дип Гыйрак башкаласының иң нык сакланган, хөкүмәт биналары һәм илчелекләр урнашкан урынына әйтәләр. Соңыннан террорга һәм коррупциягә каршы көрәш оешмасы зур түрәләрне һәм партия лидерларын кулга алды, дигән рәсми хәбәр килде. Кулга алынган лидерлар Иран яклы сәясәтчеләр икән, дигән сүзләр дә йөри. Гыйрак Премьер-министры Гали әз-Зәйди хәрби түнтәрелеш ясап, югары җитәкчелектән Иран тарафдарларын чистартты, диләр. Танклар катнашында рәсми көчләрнең үзара каты гына атышы булып алган. Үзәк разведка идарәсе Иранга Гыйрак аша һөҗүм әзерли, чистарту шуның өчен булган, дигән хәбәрләр дә бар.
Якын Көнчыгышта тагын бер киеренкелек учагы: Ливанда Гражданнар сугышына җирлек әзерләнә.
Wall Street Journal, сугыш хәрәкәтләре сәбәпле Иран–Америка сөйләшүләре өзелде, дип язса да, Трамп администрациясе моны кире кага. Яклар сугышны туктату турында килештеләр һәм сөйләшүләр дәвам итә. Ял көне сугышы нефть бәясенә тәэсир итмәде диялек. Дүшәмбе иртәсендә Brent 72,5 доллар йөри. Россиянең Urals сорты – 59–60 доллар. Криптовалюта, фонд базары һәм макроикътисад темаларына багышланган инглиз телендәге яңалыклар платформасы Watcher Guru: «Кытай хедж-фондлары кисәтә: ясалма фәһем өлкәсендә барлыкка килгән «суперкуык» әнә-менә шартларга тора» дигән хәбәр тарата. Хәбәр чынга ашса, бик күп триллион долларлар юкка чыгачак, һәм без глобаль кризисның зур гөрелтесен ишетәчәкбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез