Газетага язылу

СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионатына 800дән артыграк заявка тапшырган

Махсус хәрби операция ветераннарыннан “Абилимпикс” чемпионатында 28 компетенция буенча катнашуга 800дән артыграк гариза алынган.

Бу хакта “Татар-информ” оештыручылар мәгълүматларына таянып яза. СВОда катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат быел җәен Казанда узачак.

Март аенда төбәк этаплары башланган: ветераннар “белгечләр” категориясендә төрле компетенцияләрдә катнаша. Һәр төбәктә остазлык ярдәме оештырылган. Бу исә илне саклаучыларга яхшырак әзерләнүгә һәм мөмкинлекләрен тулырак ачуга ярдәм итә. “Чемпионат илне саклаучыларга яңа һөнәри күнекмәләргә өйрәнү, ихтыяҗ зур Физик мөмкинлекләре чиклерәк булуга карамастан, геройларыбыз җәмгыятькә файда китерергә, тулы кыйммәтле тормышта яшәргә, эшләргә омтыла.

“Абилимпикс” – ветераннар өчен илһам чыганагы”, – дип билгеләп үткән Россия Оборона министрлыгының статс-секретаре – оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева. Исегезгә төшерәбез: СВОда катнашучылар өчен һөнәри осталык чемпионаты тәүге тапкыр узган елның июль азагында Казанда узды. Анда 400дән артыграк кеше катнашты. Сүз уңаеннан, һөнәри осталык чемпионатлары “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре