СВО зонасыннан хәрбиләр Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны хуплауларын белдергән

Апас районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр төрле яклап ярдәм иткән өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика халкына һәм җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән.

Хәрбиләр үзләренең мөрәҗәгатендә төбәкнең үзләрен кайгыртуын күреп-сизеп торуларын, Татарстан турында хаклы рәвештә, Россиянең иң алдынгы субъектларыннан берсе, дип әйтергә мөмкин булуын билгеләп үткән.

“Башлыча Рәисебез Рөстәм Миңнехановның бик оста җитәкчелек итүенә бәйле бу”, – дигән солдатлар.

Хәрби хезмәткәрләр республиканың бүгенге Башлыгын тулысынча хуплауларын белдергән. Алар Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазыйфасына лаеклы кандидат буларак бәяләп, төбәкне тотрыклы үстерүне дәвам иттерү өчен, якташларына аны хупларга чакырып мөрәҗәгать иткән.

“Татарстанда яшәүчеләр, гүзәл төбәгебезне үстерүне алга таба дәвам иттерү өчен, шулай ук без сездән Рөстәм Миңнехановны хуплавыгызны сорыйбыз. Бергә булганда гына – көчле без. Ярдәмегез өчен рәхмәт! Без җиңәчәкбез!” – дип йомгак ясаган хәрби хезмәткәрләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре