Балтач районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең якыннарына шушы көннәрдә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Билсур Мөхәммәтгалиев, Руслан Иванов, Илгиз Худайбергенов, Раил Галимҗанов, Павел Матвеевлар үлгәннән соң "Батырлык" ордены, ә Павел Матвеев Жуков медале белән дә бүләкләнә. Якыннарына бу бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм хәрби комиссар Васил Вәлиевлар тапшырды. Әлеге чарада хәрбиләрнең әти- әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары, балалары катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез