Газетага язылу

СВОда һәлак булган Ленар Галәү турында авылдашлары: «Алтын кеше иде»

Бүген Мамадыш районының Шәдче авылында СВОда һәлак булган Ленар Галәветдиновны соңгы юлга озаттылар.

СВОда һәлак булган Ленар Галәү турында авылдашлары: «Алтын кеше иде»
Валерий Шрыков фотолары

Ленар гаиләдә төпчек бала була. Абыйсы Илдар һәм апасы Гүзәл үсеп җиткәч, әти-әнисе кечкенә Ленарны дөньяга китерә. Тик гомере генә кыска була аның.

Ленар тарих укытучысы. Институтны тәмамлагач, мәктәптә укыта. Ә аннары Ямаш авылында клуб мөдире, Мамадышта балалар һәм яшүсмерләр йорты методисты була. КВН командасын җитәкли.

2022 елда өлешчә мобилизация башлангач, егеткә чакыру килә. Ленар соңгы мәртәбә узган елның сентябрендә туганнары белән элемтәгә керә. Шуннан бирле бер хәбәре дә булмый. Әле үлем хәбәре килгәнче үк туганнарының төшенә кереп саубуллаша.

Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков сөйләвенчә, җирлектән сигез егет Ватан сакларга киткән. Шуларның дүртесе һәлак булган.

– Бик батыр егет иде. Иле өчен утка-суга керергә әзер булды. Бүген авылыбыз алтын кешесен югалатты. Аның турында бер генә начар сүз әйтеп булмый. Киң күңелле, кешелекле булды. Яраланып кайткач та, кабат китте. Егетләргә без кирәк, диде, – дип искә ала Валерий Шрыков.

– Әтисе улы СВОга киткәнче вафат булган иде. Ә әнисе ул киткәч бакыйлыкка күчте. Ленар аны җирләргә кайта алды әле ул. Үзе дә исән кайтыр кебек иде. Тик булмады. Авылдашыбызны соңгы юлга озатырга кайтучылар урамга сыймады. Республиканың төрле районнарындагы КВНчылар да кайткан, дуслары да күп булган. Саубуллашу сүзен әйтергә теләүчеләр дә күп булды. Кайберләренә сүз дә бирә алмадык. Ленарның урыны оҗмахта, рухы шат булсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре