СВОда яраланучыларга пластик хирурглар һәм теш табиблары бушлай ярдәм күрсәтә

Яраланган хәрбиләргә пластик хирурглар бушлай ярдәм күрсәтә. Белгечләр снаряд кыйпылчыкларыннан җәрәхәтләнгән битне һәм тәнне торгызу белән шөгыльләнә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, пластик хирурглар җәмгыяте президенты Наталья Мантурова “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Белгечләребез тәннәре һәм битләренә снаряд кыйпылчыкларыннан зыян килгән сырхаулар белән эшли. Мәсәлән, Бурденко хәрби госпиталендә, башка клиникаларда күп кенә пластик операцияләр ясыйбыз. Гамәлдәге дәүләт программалары сырхауларга бу ярдәмне бушлай алу мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, Мантурова билгеләп үткәнчә, әлеге программа кысасында тергезү һәм косметика процедуралары уздыру каралган. Теш табиблары да хәрбиләргә бушлай хезмәт күрсәтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре