Мөрәҗәгатьләрне алдан җибәреп куярга, кабул итү сәгатьләрендә шалтыратырга яки кабул итүгә язылып куярга мөмкин.
18 июльдә 10.00 сәгатьтән 14,00 сәгатькәчә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Рәисе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Марск ур., 31/7 й.) махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзаларын бердәм кабул итү көне уздырыла. Төп игътибар юридик мәсьәләләргә биреләчәк.
Сорауларга Татарстан Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллин, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы, “ЮМАРТ” адвокатлар коллегиясе адвокаты Олег Камалов үткәрәчәк.
“СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен хокукый яклау мәсьәләләренең чиктән тыш мөһимлеген аңлыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә, һәркем тиешле ярдәм алсын өчен, иң четерекле сорауларга җавап тапсын өчен даими рәвештә шундый кабул итүләр үткәрелеп киләбез”, – дип билгеләп үткән Татарстанда Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Камил Садриев.
Кабул итү кысасында социаль түләүләр, ташламалар, документлар, суд бәхәсләрен рәсмиләштерү, торакка хокукларны яклау-саклау мәсьәләләре һәм башка юридик мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм алып булачак.
8(843) 238-10-00 телефоны аша мөрәҗәгать калдырырга, шулай ук өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез