Июнь аенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, инвалид балаларга ярдәм итүгә, җылылык, газ, су белән тәэмин итүче компанияләргә сыйфатсыз хезмәтләре өчен җәза чарасын кырысландыруга юнәлдерелгән яңа законнар үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Думаның телеграм-каналында хәбәр иткән.
Иң мөһим яңалыкларның берсе – махсус хәрби операциядә каты яраланучыларны кулдан идарә ителешле автомобильләр белән тәэмин итү.
“Аларның тормышын җиңеләйтү, тернәкләнү өчен шартлар тудырачак бу”, – дип аңлатып үткән Володин.
Моннан тыш туганнарының бурычларын тотып калганда инвалид балаларның пенсиясен саклау чаралары кертелә. Мәҗбүри түләткәндә пенсия өлешенә кагылмаячаклар.
Тагын бер мөһим үзгәреш ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга кагыла. Сыйфатсыз хезмәтләре өчен аларга кырысрак җәза чаралары күздә тотылачак. Бу исә компанияләрнең кулланучылар алдындагы җаваплылыгын көчәйтергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез