СВОда катнашучыларның бурычларын түләтми башлаганнар

Коллекторлык оешмалары узган елның декабреннән махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның хатыннарыннан (ирләреннән) түләү срогы чыккан кредитларны ( барлыгы 500 миллион сумнан артыграк күләмдә) түләтүне туктатып тора. Бу хакта “РИА Новости” Илкүләм коллекторлык агентлыклары ассоциациясе мәгълүматларына таянып яза.

Чара узган елның декабрендә Президент кул куйган федераль закон кысасында гамәлгә ашырыла. Законда 2024 елның 1 декабреннән соң Кораллы көчләрдә кимендә бер ел хезмәт итү буенча контрактка кул куйган хәрбиләрнең 10 миллион сумга кадәр кредит бурычын гамәлдән алуны күздә тота. Тик бер шарты бар: шушы датага кадәр бурычны түләтү турында суд карары үз көченә кергән булырга тиеш.

Ассоциация мәгълүматларына караганда, шул рәвешле 2,6 меңнән артыграк түләтү туктатылган. Оешмада басым ясап әйтелгәнчә, белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләрен тиз генә вакыт эчендә карап тикшерергә тырыша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре