Мин кемнән ким! Арча районының Апаз авылында яшәүче Рамил Нуриязданов, 2022 елның көзендә илдә өлешчә мобилизация башлангач, башта үзен чакыруларын көтә. Әмма аңа повестка килми. Дус егетләрен, сыйныфташын, аннары күршеләрен СВОга озата ул. Үзе 2023 елда чыгып китә.
– Ул чакта мин Казанда яши идем. 22 нче заводта эшләп йөргән чак. Мин – илем, туган җирем дип үскән кеше. Ничек инде башкалар барганда, мин монда калам дип кимсендем. Контракт төзеп тә барып буласын белүгә, шушы юлны сайладым, – дип сөйли Рамил. – Кая барасымны, алда ниләр көткәнен белә идем. Дус егетләр белән гел элемтәдә тордым. Шуңа да барысына әзер булып, юлга кузгалдым. Баштарак әти-әнием, хатыным бу гамәлемне аңлап та бетермәде. Илүзәм елады да елады. Ул чакта артка юл юк иде инде. Егет сүзе бер була.
Рамил яшерми: СВОга кадәр ул бөтенләй башка кеше була. Тормышка шулкадәр җиңел карый. Махсус хәрби операция үзгәртә аны.
– Мин элек якын кешеләрнең, гаиләнең кадерен белеп бетермәгәнмен икән. Анда киткәч, иң аңлаган әйберем шул булды. Әти-әниемнең кадере, аларга булган хөрмәт артты. Хатынымны да ничек каты яратканымны, Илүзәмнең иң яхшы хатын икәнен читкә китеп аңладым. Әти белән әнигә һәм хатыныма мин һәйкәл куяр идем. Аларның җан җылысы, яратуы мине исән кайтарды. Тормышның гел елмаеп, көлеп кенә бармаганын да төшендем. Сынау безнең үзебезне дә, хисләрне дә сынады, – ди Рамил.
Арча егете фронтта бик күп тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша. Инде беттем, дигән чаклары да күп була. Әмма якын кешеләренең догасы саклап йөртә аны.
– Анда без күпне күрдек. Бер икмәкне бүлеп ашаган егетләрне югалту җиңел булмады. Бергә сөйләшеп утырасың, инде кичке якта аның үлем хәбәре килә. Шул чакта ничек өзгәләнгәнне үзең генә беләсең. Бүген ул, иртәгә син булырга мөмкинсең. Әмма анда курку бетә. Син үзеңне түгел, илеңне уйлыйсың, – ди Рамил. – Алты ай хезмәт иткәннән соң бик каты яраландым. Тәнемдә ядрә кыйпылчыклары бик күп, яраларым тирән иде. Госпитальдә дәваланырга туры килде. Аннары мине Казанга кайтарып җибәрделәр. Кабат егетләр янына китмәкче идем, сәламәтлегем аркасында җибәрмәделәр.
Рамил хәзер гаиләсе белән Арчада яши. Эшкә дә урнашкан. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә.
– СВОда катнашучылар һәм ветераннар арасында Рәис Кубогы ярышларында өстәл теннисы буенча чемпион булдым. Волейбол ярышында – командабыз беренче, футболда өченче булды. Әнә шундый чаралар синең кешедән ким түгел икәнлегеңне раслый. Имгәнеп, яраланып кайтучылар өчен бик мөһим әйбер бу, – ди Рамил. – Ватан өчен үзебезне кызганмадык, ә дәүләт безне ташламады. Координаторыбыз Алинә Латыйповага чиксез рәхмәтлемен. Ул безне бер генә чарадан, бәйрәмннән, ярыштан да калдырмый. Дәүләт тарафыннан нинди ташлама, ярдәм бар – барысын да әйтеп тора, аңлата, аларны алырга булыша. Район җитәкчеләре дә безгә бик игътибарлы.
Рамил туган ягына үзгәреп кайткан.
– Махсус хәрби операция зонасы күзләремне ачты. Мин гаиләмә кирәк һәм терәк. Тормышны тагын да катырак ярата башладым, – ди ул. – Ике улым үсеп килә. Алар өчен мин үрнәк булдым. Куркып калмадым, беркая да качмадым. Әле дә илем өчен утка-суга керергә ризамын. Батыр уллар үстерәсем килә. Яшәвемнең бар мәгънәсе – гаиләм. Бар әйбердән дә кыйммәт, бернинди сумнарда да бәяләнми торган нәрсә шул икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез