Япониянең 11 галимнән торган тикшеренүчеләр төркеме сыерга, зебраныкы кебек, аклы-каралы полосалар ясауның малга кунучы бөҗәкләр санын ике тапкыр киметүне күрсәткән эксперименты өчен биология буенча Шнобель премиясен алган. Бу хакта «Известия» газетасы «Kyodo» мәгълүматларына таянып яза.
Эксперимент 2019 елда басылып чыккан. Галимнәр Япониянең кара төстәге сыерларына суда эри торган лак белән полосалар ясаганнан соң терлеккә кунучы чебеннәрнең 50 процентка кимүен күргән. Аларның фикеренчә, бөҗәкләр «һөҗүме» сыерларга ашау-эчү, йоклауда, «көнкүрештә» зур кыенлыклар тудыра. Шул рәвешле чебеннәр АКШта терлекчелеккә елына 2,2 миллиард доллар күләмендә зыян сала, дигән фикергә килгән япон галимнәре.
Лауреатларны Annals of Improbable Research фәнни-юмористик журналы сайлап ала. Ул 1991 елдан бирле һәр ел саен, абруйлы Нобель премиясенә пародия рәвешендә, тормышта файда китерүе бик шикле булган ачышларга Шнобель премиясе биреп килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез