Без бала чакта - мәктәп елларында айлар буе колхоз басуында бәрәңге чүпләүдә эшли идек. Барыбызның да иң яратмаганы икенче кат бәрәңге җыю - сыйфат бәрәңгесе чүпләү иде.
Быел үз бакчабызда яшьлекне искә төшерергә туры килде. Бакчабызны копалкага алдырткан идек. Бәрәңгесе әйбәт чыкты дип сөендек. Гадәттә, җир башында копалка алып бетермәгән төпләр кала.
Шуларны казыйк дип тотынсак, көрәк тыккан саен шау бәрәңге чыга. Хәтта копалка чыгарганнан да күбрәк! Күп еллар копалкага алдырып та, мондый хәл күргән юк иде. Нилектән шулай калды икән? Бәрәңге артык тирәнгә киткәнме, сабагыннан өзелгәнгә коелып калганмы?
Монысы копалкадан соң казыган сулдан беренче буразна
Ике фотоны чагыштырып карагач, ышанмаучылар да табылыр. Гаеп түгел, бердән, үзебез дә шаккаттык. Икенчедән, ялган сөйләсәң - ышана, дөресен әйтсәң - ышанмый торган чорда яшибез...
Исемем редакция өчен генә
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез