Газетага язылу

Табиб 100 яшькә кадәр яшәргә комачаулый торган бер сәбәпне атаган

Гади генә бер кагыйдәне санга сукмау җитди авыруларсыз 100 яшькә кадәр яшәү мөмкинлегенә комачаулый.

Тәгаенләп әйткәндә, кан тамырларының вакытыннан алда картаюын билгеләүче күрсәткечләргә әһәмият бирмәүне аңлата бу.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Күпләрнең хатасы: ул да булса – кан басымын, холестерин һәм глюкозаны контрольдә тотмау, дигән белгеч. “Кеше сәламәтлегенең беренче чиратта үзенә бәйле булуын аңласа, йөзгә кадәр яшәүгә өметләнергә мөмкин. Профилактик тикшеренүләр узарга кирәк”, – дип өстәгән табиб.

Ольга Ткачева аңлатып үткәнчә, яшәү рәвешен үзгәртү – сәламәтлекнең ныклыгын кайгыртуның иң нәтиҗәле ысулы. Зарарлы гадәтләрдән һәм продуктлардан баш тартырга беркайчан да соң түгел, дигән табиб. Медицина фәннәре кандидаты, хирург һәм онкоуролог Марк Гадзиян исә авырулар һәм вакытыннан алда картаюны китереп чыгарган төп сәбәпләр арасыннан аз хәрәкәтләнүне, хроник чирләрне вакытында дәваламау, стресс, зарарлы гадәтләр һәм дөрес тукланмауны атап үткән. Белгеч әйтүенчә, иң зарарлы ризык – чипсы һәм ысланган колбаса, чөнки аларда канцерогеннар бик күп.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре